(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы ноябрь). Казанда шәһәрнең җәмәгать
зоналарына бушлай Wi-Fi кертү буенча эш дәвам ителә. Бүгенге көндә Wi-Fi.kzn.ru
сервисы шәһәрнең 200-дән артык җәмәгать урынында эшли. Язгы-җәйге чорда
Татарстан башкаласы паркларында көн саен 12 меңләп сессия теркәлгән. Шәһәрдә
бушлай Wi-Fi булдыру буенча программаны тормышка ашыру турында бүгенге эшлекле
дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитетының Мәгълүмати технологияләр һәм
элемтә идарәсе җитәкчесе Рифат Ханнанов сөйләп үтте.
Бушлай Wi-Fi зоналары Казанның җәмәгать урыннарында 2012
елдан бирле барлыкка килә башлады. Бүгенге көндә шәһәрнең үзәк өлеше тулысынча
диярлек, шулай ук төп транспорт төеннәре чыбыксыз бушлай интернет белән
колачлап алынган.
Гомумкулланыштагы Wi-Fi аерым нокталарын оештырудан Казан Wi-Fi.kzn.ru
бердәм киңлек концепциясенә күчте. “Проектның төп максаты – шәһәрлеләр һәм
башкала кунаклары өчен һәркем куллана алырлык элемтә челтәре булдыру, лимитсыз
эчке челтәрле трафиклы роуминг белән тәэмин итү. Киләсе елда реконструкцияләнә
торган парклар һәм скверлар, яр буйлары хисабына бердәм киңлекне киңәйтү
планлаштырыла”, - дип сөйләде планнар турында Рифат Ханнанов.
Киләчәктә, Рифат Ханнанов билгеләп үткәнчә, Wi-Fi.kzn.ru
проекты шәһәрнең социаль һәм спорт стратегиясен тормышка ашыру, шәһәркүләм
чараларны уздыру өчен кулланылачак. Шулай ук 2016 елда проектка барлык элемтә
операторларын тоташтыру планлаштырыла, нәкъ менә алар хисабына проект тормышка
ашырыла да инде.
Казан Мэры Илсур Метшин Казан һәм Татарстанда мәгълүмати
үсеш буенча проектны тормышка ашыруга зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. “Без
шуның кадәр чыбыксыз элемтәгә ияләштек ки, хәтта шәһәребезне ансыз күз алдына
да китерә алмыйбыз. Кая гына барсак та, иң беренче чиратта, без элемтә белән
тәэмин ителешкә игътибар бирәбез. Казанда зур күләмдә эш башкарылды һәм монда
республикабыз Президентының өлеше зур”, - дип билгеләп үтте Казан Мэры.