(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы ноябрь, Ксения Швецова). Иртәгә
Казанда С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында инвалидлар декадасы
ачыла, ул 10-нчы декабрьгә кадәр дәвам итә. Әлеге вакыт аралыгында шәһәрнең
төрле учреждениеләре тарафыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә
аерым игътибар юнәлтеләчәк. Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә ел
дәвамында инвалидлар белән системалы көндәлек эш алып барырга һәм Казанны физик
мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен иң уңайлы һәм яхшы шәһәр итәргә чакырды.
“Инвалидлар декадасы – шәһәрлеләргә ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә игътибар күрсәтү кирәклеген искә
төшерү өчен яхшы мөмкинлек. Инвалидлар белән системалы рәвештә эш алып
барылырга тиеш, - дип билгеләп үтте И.Метшин. - Әлегә Казанда инвалидлар өчен
100% уңайлы мохит булдырылды дип әйтә алмыйбыз, әмма соңгы елларда әлеге мәсьәләдә
зур үзгәрешләр булды. Барлык район башлыклары һәм предприятие җитәкчеләре
һәркемгә дә уңайлы мохит мәсьәләләренә игътибар бирергә һәм аларны яхшылап
эшләп бетерергә тиеш”.
Декада дәвамында сәламәтлекне саклау учреждениеләреннән
участок бригадалары медицина учреждениеләренә бара алмый торган инвалидлар
янына барачак, аларны тар белгечләр караячак, финкциональ һәм лаборатор
тикшеренүләр үткәрәчәкләр.
10-нчы декабрьдә “Ак Бүре” спорт комплексында “Рухи көчлеләр”
дип аталган спорт ярышлары үтәчәк, чарада мөкинлекләре чикле булган 140 кеше катнашачак.
Шулай ук, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләр
буенча урынбасары Наталья Гречанникова сөйләп үткәнчә, Казан мәктәпләрендә игелек
һәм хәйрия дәресләре, тематик класс сәгатьләре, сочинение бәйгеләре, балалар
иҗат эшләре күргәзмәләре оештырылачак. Укучылар тарафыннан коррекцион мәктәп
укучылары өчен хәйрия концертлары үткәреләчәк.
“Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!” фестивале - әлеге көннәрдә
Казанда узачак иң массакүләм чараларның берсе. Оештыручыларның фаразларына
караганда, биредә 14 интернат мәктәптән һәм коррекцион мәктәптән 1000-ләп бала
катнашачак. Матур традициягә әйләнгән әлеге фестиваль инде 8 ел рәттән үткәрелеп
килә.
Шәһәркүләм чаралардан кала, район администрацияләре
тарафыннан да күптөрле чаралар оештырылачак. Декада кысаларында вакансияләр ярминкәсе,
түгәрәк өстәлләр, концерт һәм очрашулар оештыру көтелә.
Үткән еллардагы кебек үк, инвалидлар декадасы кысаларында
инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләр, ялгыз инвалид әниләр, шулай ук инвалид
балаларны тәрбияли торган ялгыз әниләр (барлыгы 331 гаилә) шәһәр бюджетыннан
материаль ярдәм алачаклар.