Владимир Якунинга Казанның мактаулы гражданины исеме бирелде
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы ноябрь, Зилә Гайфи). Владимир
Якунинга Казанның мактаулы гражданины исеме бирелде. “Россия тимер юллары” ААҖ
экс-президентына Казанның зур бүләген башкала Ратушасында Казан Мэры Илсур
Метшин тапшырды. Чарада ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин,
шулай ук республика ведомстволары һәм шәһәр Башкарма комитеты вәкилләре
катнаштылар.
Тантаны ачып, Илсур Метшин Владимир Якунинның “Россия тимер
юллары” (2005-2015) компаниясе президенты вазифасында ирешелгән төп уңышларын
искәртеп үтте. “Бүген без Казан үсешенә һәм чәчәк атуына үзеннән саллы өлеш
керткән кешене бүләклибез. Владимир Иванович эшчәнлеге аркасында Казан заманча
транспорт инфраструктурасына ия булды, шәһәрлеләр һәм Татарстан башкаласы
кунакларына хезмәт күрсәтү өчен яңа мөмкинлекләр ачылды. Казанның 2013 елгы
Универсиада, 2015 елгы Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты кебек
чараларны югары дәрәҗәдә үткәрелүе өчен кулдан килгәннең барысы да эшләнде. Без
сезгә фидакарь хезмәтегез һәм югары профессиональлегегез өчен рәхмәт белдерәбез”,
- дип билгеләп үтте Казан Мэры.
Владимир Якунин шәһәр җитәкчелегенә күрсәтелгән игътибар
өчен рәхмәт сүзләре белдерде.