(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы ноябрь). Әлеге минутларда “Казан-Арена” стадионында Казанның “Рубин” һәм Швейцариянең “Сьон” командалары арасында УЕФА Европа Лигасының төркем этабының бишенче тур матчы башланды. Уен барышын Казан футбол клубы президенты, башкала Мэры Илсур Метшин күзәтә.