(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче ноябрь). Екатеринбургта Борис
Ельцинның Россиядәге беренче Президент үзәге (“Ельцин Центр”) ачылды. Ачылыш тантанасында
Россия Президенты Владимир Путин, РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев
катнашты. Чакырылган кунаклар арасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм
Казан Мэры Илсур Метшин да бар иде.
ТАСС хәбәр итүенчә, Президент үзәген ачу тантанасына Борис
Ельцин белән эшләгән дәүләт җитәкчеләре, танылган сәясәтчеләр, мәдәният
эшлеклеләре, журналистлар, Россиянең беренче президентын якыннан белгән кешеләр
- аның курсташлары, президент командасы әгъзалары, туганнары чакырылган.
Владимир Путин һәм Дмитрий Медведев Россиянең беренче Президенты
һәйкәленә чәчәк салдылар. Ачылыш тантанасы алдыннан кунаклар үзәк
экспозицияләре белән танышты. “Ельцин Центр”дагы барлык экспонатлар да – төп
нөсхәләр.
Үзәкнең миссиясе – Россиянең беренче Президентының һәм аның
эпохасының тарихи мирасын саклау. Музейда иң заманча технологияләр, архив
фотолары, артефактлар файдаланылган. Үзәктә шулай ук китапханә, архив, белем
бирү һәм балалар үзәкләре, күргәзмә заллары бар.
Владимир Путин үзенең чыгышында бу хөрмәт Россиянең беренче
президентына гына күрсәтелмәвен билгеләп үтте. “Бу үзәк безнең ил тарихында
тулы бер эпоханың - кискен, бик мөһим, катлаулы, һәм әлбәттә каршылыклы
үзгәрешләр эпохасының чагылышы", - диде ул.
Аннары Наина Ельцина сүз алды. Ул барлык үзәкне төзүдә
катнашучыларга, В. Путинга, Д. Медведевка, музейга үзенең иҗаты, эше һәм
акчалата ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде.
26-нчы ноябрьдән “Ельцин Центр” барлык килүчеләр өчен дә
ачык булачак. Үзәккә килүчеләр мастер-классларда, лекцияләрдә һәм документаль
фильмнарны карауда катнаша алачаклар.