(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче ноябрь, Әдилә Галиева). Казан
Мэры Илсур Метшин “Салават күпере” яңа торак микрорайонындагы беренче социаль
ипотека йортының әзерлеген карап кайтты. Шәһәр башлыгы башкарылган эшләрнең
сыйфатын һәм торакны планлаштыру проектларын бәяләде.
Йортны карау барышында ТР башкаласы Мэрын Башкарма комитет
җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов,
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, “Ак Таш” ҖЧҖ
төзүче компаниянең директоры Газинур Әхмәтов һәм башкалар озата йөрделәр.
Азат Нигъмәтҗанов хәбәр иткәнчә, “Салават күпере”
микрорайонындагы Нурихан Фәттах ур., 15 адресы буенча урнашкан беренче йорт халыкны
кабул итәргә әзер дияргә була. Объектка барлык челтәрләр дә үткәрелгән –
җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, канализация, электр белән тәэмин
итү. Әлеге йортта Казанның 255 гаиләсе “өй туен” билгеләп үтә алачак.
Илсур Метшин торакчылар тәэмин ителәчәк шартлар белән танышты
– йортның өченче катына менеп, шәһәр җитәкчесе өч бүлмәле һәм бер бүлмәле фатирларны
карады. Инспекция барышында Мэр төзелә торган торакның сыйфатын билгеләп үтте. “Салават
күпере” торак комплексындагы социаль ипотека йортлары чиста отделка эшләре
белән тапшырыла. Дивар, идән, түшәмнәрне кулланылышка әзерләп бирү, бүлмә
араларына ишекләр, электр розеткалары һәм ут сүндергечләрне, шулай ук торак
булмаган биналар өчен җиһазларның тулы комплексын – раковина, ванна, унитаз,
кухня плитәсе урнаштыру каралган. Димәк, шәһәрлеләр өчен, ТР Президенты
каршындагы Дәүләт торак фондыннан ачкыч алганнан соң, киләсе көнгә үк фатирга
күченеп килү мөмкинлеге булдырылган.
И.Метшин фикеренчә, берничә ел эчендә генә социаль ипотека
йортларының сыйфаты шактыйга үскән.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, йорт янында ишегалды территориясе
дә төзекләндерелгән – асфальт юллар салынган, балалар һәм спорт баскетбол
мәйданчыклары булдырылган. Булачак микрорайон ишегалдында уңайлы эскәмияләр,
чүп савытлары урнаштырылган, чүп контейнерлары өчен киртәләп алынган почмак
төзекләндерелгән.