Илсур Метшин Екатеринбургта “Ельцин Центр” ачылышында катнаша
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче ноябрь). Бүген Екатеринбургта Борис
Ельцинның Россиядәге беренче Президент үзәге (Ельцин Центр) ачылышы була.Үзәк мәгариф,
фәнни-тикшеренү, хәйрия һәм мәдәни проектларга ярдәм итүне үз эченә ала. Учреждение
ачылышында Казан Мэры Илсур Метшин да катнашачак.
“Б.Н.Ельцинның Президент үзәге” (Ельцин Центр) фонды Үзәк
ачылышының инициаторы булып тора. Россиянең беренче Президенты исемен йөртүче
коммерцияле булмаган оешма 2000 елда барлыкка килгән. Фондның төп максаты – 90-нчы
еллар вакыйгалары контекстында сәясәтченең тарихи мирасын саклау, өйрәнү һәм
аңлау.
“Ельцин Центр”да китапханә, архив, белем бирү һәм балалар
үзәкләре, заманча мультимедияле технологияләр кулланып эшләнгән уникаль музей
урнашачак.