(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче ноябрь, Ксения Швецова). Казанда
кече һәм урта эшмәкәрлекне ташламалы рәвештә кредитлау программасы киләсе елда
да дәвам ителәчәк. Практика күрсәткәнчә, эшмәкәрлеккә яхшы гына финанс ярдәм
күрсәтелү аркасында, Татарстан башкаласында 1540 эш урыны булдырылган, процент
ставкасы компенсациясенә тотылган акчалар исә бюджетка салым буларак кайтарыла.
Казан Мэры Илсур Метшин Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше буенча координацион совет
утырышында, эшмәкәрләрнең теләкләрен исәпкә алып, аңа үзгәрешләр кертергә
кушты.
Шәхси эшмәкәрлекне ташламалы рәвештә кредитлау программасы
Казанда Мэр йөкләмәсе буенча 2007 елда расланган иде. Казан Башкарма
комитетының Икътисади үсеш комитеты рәисе Илдар Шакиров сөйләп үткәнчә,
программаны тормышка ашыру барышында 348 эшмәкәр аның катнашучысы булган, алар
1 млрд. сум күләмендә ташламалы кредит алганнар.
Бу елда кредит срогы 2 елдан 3 елга арттырылган, эшмәкәр
өчен кредит 8,5% белән бирелә.
“Программа старт алганнан бирле, Башкарма комитетка
эшмәкәрләрдән 70 гариза килде, 30-ын расладык, 27-се якынча расладык, 13-ен –
кире кактык, дип сөйләде И.Шакиров. – Ел башыннан бирле без инде 120 млн. сум
бирдек”. Мэр ни өчен 13-ен кире кактыгыз дигән сорауга, шәһәр алкоголь, тәмәке,
нефть продуктлары җитештерү белән бәйле булган предприятиеләргә акча бирә
алмый, диде Шакиров.
И.Шакиров сүзләренә караганда, Башкарма комитет гаризаларны
карау механизмын шактыйга гадиләштергән.
Эшмәкәрләр Мэрга күрсәтелгән ярдәме өчен рәхмәт белдерделәр
һәм киләчәктә субъектларның санын арттыру өчен программаны киңәйтү тәкъдиме
белән чыктылар.