(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче ноябрь, Ксения Швецова). Казандагы
кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше буенча Координацион совет утырышында кече һәм
урта эшмәкәрлекнең актуаль проблемалары буенча фикер алыштылар, чара бүген
шәһәр Ратушасында башкала Мэры Илсур Метшин рәислеге астында узды. Утырышта шулай
ук район башлыклары, Казан шәһәре Думасы депутатлары, Татарстанның сәүдә-сәнәгать
палатасы һәм башка эшмәкәрлек берләшмәләре вәкилләре, шулай ук банк
хезмәткәрләре һәм эшмәкәрләр катнашты.
Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча
урынбасары Иван Кузнецов сөйләп үткәнчә, бүгенге көндә шәһәрдәге кече
эшмәкәрлек 37% диярлек тулай продукт формалаштыра, 182 мең кешене эш урыннары
белән тәэмин итә, бу исә шәһәрнең икътисади актив халыкның 35%-ын тәшкил итә. Салым
керемнәренең шәһәр бюджетына кергән күләме соңгы 9 айда 1 млрд. 328 млн. сумны
тәшкил иткән. Шәһәр Башкарма комитеты эшмәкәрләр белән актив рәвештә элемтәдә
тора.
Бүгенге киңәшмәдә йөзләп берәмләп сату челтәрләре объектлары
хуҗаларын борчыган мәсьәләләр дә күтәрелде. Әлеге темага чәчәк киосклары хуҗасы
Анастасия Шевченко, аяк киемнәрен ремонтлау буенча эшләүче Арсен Савва, авыл
хуҗалыгы кооперативлары рәисе Елена Юрченко кебек эшмәкәрләрнең чыгышлары багышланган
иде.
Аерым алганда, базар катнашучылары очрашкан проблема –
хокукый коллизия буенча фикер алыштылар. Эш шунда ки, Башкарма комитет белән
төзелгән аларның җир участокларын арендалау турындагы килешүләрендә аренданы
озынайту турында өстенлекле хокук бар, бу исә эшмәкәрләргә яңа заманча
киоскларга инвестицияләргә, эшмәкәрлек үсешен планлаштырырга мөмкинлек биргән. Әмма
бу елда РФ Җир Кодексының үзгәрешләре гамәлгә кергән, ул исә “өстенлекле хокук”
аңлатмасын гамәлдән чыгарган: хәзер исә әлеге җир участоклары да арендага торг
аша бирелергә тиеш, бу исә киоск тотучыларның планлаштыру офыкларын катлауландыра.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, муниципалитет әлеге
кагыйдәләрне яңадан карау инициативасы белән чыккан, әмма федераль дәрҗәдә
әлеге проблема турында сөйләшергә дә теләмиләр.
“Әлеге мәсьәлә өстендә эшләргә һәм прокуратура белән
антимонополь хезмәттән рөхсәт алырга кирәк, шул вакытта гына әлеге инициативаны
Дәүләт советына чыгарып булачак, - диде Мэр. – Без әлеге тема буенча республика
Хөкүмәте белән фикер алышырга тиешбез, алар ягыннан аңлауга ышанып калабыз”.
Шулай ук Казанда
берәмләп сату челтәре объектларын урнаштыру буенча катлаулы ситуация килеп
чыкты, ул үз эченә 1077 урынны ала. Әле ел башында гына белгечләр 2016 елда чикләнмәгән
урнаштыру схемасын булдыруга керештеләр, ул исә барлыкка килгән тенденцияне
кулланучылар базарында исәпкә алачак. Схема Кулланучылар базары комитеты һәм
район администрацияләре белән берлектә эшләнелде.
Нәтиҗәдә хакимият һәм эшмәкәрлек вәкилләре белән берәмләп
сату челтәре объектларын урнаштыру схемасы мәсьәләсен эшләп бетерергә һәм фикер
алышырга кирәк дигән карар кабул ителде.