(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы октябрь, Зилә Гәйфи). Торак фондын капиталь
төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру кысаларында бу елда Казанда күпфатирлы
291 йорт төзекләндерелгән. Үзәк ягулык системасы, кайнар һәм салкын су белән,
электр белән тәэмин итү системалары, су үткәргечләр яңартылган, подвал һәм түбәләр,
фасад һәм подъездлар төзекләндерелгән. Программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре
белән бүген шәһәр Мэриясендә үткән эшлекле дүшәмбе утырышында Башкарма
комитетның торак-коммуналь хуҗалыгы рәисе Искәндәр Гыйниятуллин таныштырды.
Күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы
Казанда инде сигез ел дәвамында гамәлгә ашырыла. “Шушы вакыт аралыгында 2015
йорт норматив техник хәлгә китерелде, бу шәһәрнең гомуми торак фондының 40%-ы
дигән сүз. 2015 елга каралган программага 291 күпфатирлы торак йорт кертелгән
иде. Башкарылган төзекләндерү эшләренең гомуми бәясе 1,492 млрд.сумны тәшкил
итә. Шул исәптән 155 йортта бәясе 1,264 млрд.сумны тәшкил итә торган комплекслы
эшләр башкарылды, 34 йортта 195,051 млн.сумга 110 лифт алмаштырылды. Бу елда
45,3 млн. сум акча тотылмый янга калды. Әлеге чаралар хисабына тагын 11 объектта
өстәмә эшләр башкарылды, ягъни әлеге 11 объект программага кертелде, 33 йортта
56 яңа эш төре башкарылды”, - диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Ел дәвамында 79 йортта үзәк җылылык системасын төзекләндерү
эшләре башкарылган, 20 йортта кайнар су, 79 йортта салкын су белән тәэмин итү
системасы, 68 йортта суүткәргечләр, 60 йортта электр белән тәэмин итү системасы
яңартылган, 35 йортта подваллар, 85 йортта түбә, 101 йортта фасад, 72 йортта подъездлар
төзекләндерелгән. Казан йортлары яшәү өчен уңайлы булу белән бергә,
куркынычсызлык таләпләренә дә җавап бирәләр. Шулай итеп, “Имин шәһәр”
программасы кысаларында Мәскәү һәм Идел буе районнарындагы йортларга, тәҗрибә максатыннан,
видеокүзәтү системасын урнаштыралар.
Күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасын
гамәлгә ашыру барышында энергия саклау чараларына зур игътибар бирелгән. Әлеге
максатлар өчен Торак-коммуналь хуҗалыгын үзгәртеп коруга ярдәм итү фондыннан –
12,8 млн.сум (0,9%), республика бюджетыннан – 432,6 млн.сум (29%), муниципаль
бюджеттан – 290,9 млн. сум (19,4%), бина милекчеләреннән 756,4 млн.сум (50,7%) күләмендә
акча бүлеп бирелгән.
Искәндәр Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, үз йортларын
төзекләндерү өчен милекчеләр тарафыннан бүлеп бирелгән материаль чаралар күләме
елдан-ел арта бара. “Йортларда фасадлар җылытылды, панель җөйләр өстәмә рәвештә
герметиклаштырылды, энергия саклый торган яктырткычлар урнаштырылды. Шулай ук
бу елда 101 йортта җылылыкны һава торышы шартларына карап көйли торган 112 махсус
җайланма урнаштырылды. Шәһәрдә әлеге система барлыгы 1745 йортта бар”, - дип
сөйләде комитет рәисе.
Илсур Метшин бу елда күпфатирлы йортларны капиталь
төзекләндерү программасының нәтиҗәле гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте. Шәһәр
хезмәтләре үз өсләренә алынган вазифаларны җаваплы башкару белән бергә,
программаны арттырып үтәгәннәр.“Ел башында без программаны тулысынча башкарып
чыга алуыбызга бик шикләнгән идек. Татарстан Президенты ярдәме белән программа
гамәлгә ашырылудан туктамады. Алай гына да түгел, бәяләр артып торуга
карамастан, без аны арттырып үти алдык. Бу чараларны нәтиҗәле куллану дигән
сүз. Эшне алга таба да дәвам итәчәкбез. Киләчәктә үзебезнең йөкләмәләрне үтәргә
икътисад кына мөмкинлек бирсен дигән теләктә без. Әлеге эшне төзекләндерелә торган
йортта яшәүчеләр белән бергә үткәрү мөһим. Бу елда безгә төзекләндерү
сыйфатыннан канәгать булмаган шелтәләр аз килә. Эшләрне кабул итеп алуда
катнашкан шәһәр халкына рәхмәт сүзләрен җиткерәм”, - диде Мэр.