(Казан шәһәре KZN.RU,
19-нчы октябрь, Розали Заманова). Соңгы вакытларда Казанның популярлыгы яшьләр
арасында гына түгел, эре һәм кече эшмәкәрлек өлкәсендә дә арта бара. Казан Мэры
Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе барышында шундый фикер җиткерде.
Зур халыкара спорт чараларын уздыру Казанны ышанычлы рәвештә
илнең спорт үзәге дип атарга мөмкинлек бирә. Соңгы вакытларда шәһәребез яшьләр
арасында гына түгел, эшмәкәрлек ширкәтләре өчен дә популяр булып бара. Бу хакта,
мәсәлән, хезмәт өлкәсендә җәлеп итү буенча төзелгән Superjob рейтингында Россиядәге
зур шәһәрләр арасында Казанның 7 урын алуы сөйли.
“Безнең шәһәрдә
халыкара чараларның күпләп узуы яхшы, һәм әлеге вакыйгалар тормышның барлык
өлкәләрен дә колачлап ала, - дип билгеләп үтте Казан Мэры. – Илебезнең хезмәт
ресурсын тәшкил итә торган кешеләр өчен кызыксыну булдырабыз. Казанда яшәү
уңайлы гына түгел, бер үк вакытта дәрәҗәле дә була бара, һәм без әлеге юнәлешне
үстерергә һәм ныгытырга тиешбез”.
И.Метшин шулай ук шәһәрдә төрле дәрәҗәдәге белгечләрне җәлеп итәр өчен шартлар – алар Казан һәм
Европаның теләсе кайсы шәһәре арасындагы аермалыкларны сизмәслек итеп –
булдырырга кирәк диде.