(Казан шәһәре KZN.RU,
21-нче август, Зилә Гайфи). ТР Президенты тарафыннан игълан ителгән Парклар һәм
скверлар елы кысаларында Казанда яшел зоналарга реконструкция ясау һәм
төзекләндерү эшләре бара. Эшләр берьюлы 25 парк һәм скверда алып барыла.
Лядской бакча, Аксенов исемендәге сквер һәм Химиклар мәдәният йорты янындагы “Каенлык”
паркы кебек шәһәрнең өч ял итү зонасына реконструкция барышын иртә таңнан Казан
Мэры Илсур Метшин тикшереп кайтты.
Киңәшмәдә ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Башкарма
комитет җиткәчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев,
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья
Гречанникова, шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева, Киров һәм Мәскәү
районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, Вахитов һәм Идел буе
районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, шулай ук инвестор-предприятие
вәкилләре катнаштылар.
Эшлекле киңәшмә барышында Казан Мэры Илсур Метшин барлык
реконструкцияләнә торган паркларда һәм скверларда да булган яшеллекне саклау
гына түгел, яңа агачлар һәм куаклар утырту буенча оештырылган “Яшел рекорд”
акциясен дәвам итүнең дә әһәмиятлелеген билгеләп үтте. Моннан кала, шәһәр
башлыгы ял итү зоналарында эшләрне башкарган вакытта халыкның фикерен дә исәпкә
алырга чакырды.
Горький паркындагы Лядской бакчасы маршруттагы беренче нокта
булды. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчаларга өстәмә рәвештә проектны “Казан
банкы” ҖЧҖ дә инвестицияли. 2,3 га мәйданлы бакча территориясендә ял итү
сукмакларына таш түшәү, фонтанны торгызу, ут баганаларын урнаштыру, өстәмә
яшелләндерү эшләрен башкару эшләре алып барыла. Шулай ук кече архитектура
формалары һәм парк өчен мебельләргә заказ бирелгән, балалар өчен уен
мәйданчыгын урнаштыру планлаштырыла.
Проект авторлары (“Вов Хаус” ҖЧҖ) идеясе буенча әлеге урын
гаилә белән ял итү, балалар белән уйнау һәм күңел ачу урыны булырга тиеш. Илсур
Метшин концепцияне хуплады, шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан бакча тарих рухын да чагылдырырга, шул ук
вакытта шәһәрлеләр өчен ял итәргә дә уңайлы булырга тиеш дип билгеләп үтте.
Декабристлар урамы буенча урнашкан Химиклар мәдәният йорты
янындагы “Каенлык” паркы территориясендә масштаблы төзекләндерү эшләре бара. 1945
елда нигез салынган әлеге парк Казандагы иң зур паркларның берсе булып тора, аны
яңарту планы Горький паркының реконструкциясе проектыннан соң зурлыгы буенча
икенче урында бара.
“Каенлык” паркы реконструкциясе 2014 елдан бирле дәвам итә. Проект
нигезендә хәзерге вакытта биредә булган яшеллекләрне саклауга зур игътибар
бирелә: территориядә 2000-нән артык яфраклы һәм 1500-ләп ылыслы агач үсеп
утыра.
Төзекләндерүнең беренче этабына кергән эшләрне башкару
кысаларында авария хәлендәге агачлар алынып ташланган, алар урынына яңа бер мең
агач утыртылган. Шулай ук асфальт-бетон һәм брусчаткадан яңа юллар барлыкка
килгән, юл кырыйларында һәм спорт мәйданчыклары периметры буенча ут баганалары
урнаштырылган, паркка керү юллары төзекләндерелгән һәм Кизик монастыре янында
коймалар куелган.
Хәзерге вакытта эшчеләр балалар мәйданчыгын төзекләндерү
белән мәшгульләр. Реконструкциянең икенче чираты кысаларында балалар өчен кафе
ачу планлаштырыла.
Шулай ук шәһәр үзәгендә, “Мир” кинотеатры артында
Достоевский урамы буенча 0,5 га мәйданда
Аксенов исемендәге скверны төзекләндерү эшләре башланган. Проектны эшләүне
архитектор, В.П.Аксенов исемендәге музей-йортның директоры Ирина Аксеновага (“ЭкспертПроектСтрой”
төзелештә техник булышлык итү үзәге” ҖЧҖ) ышанып тапшырганнар.
Аның сүзләренә караганда, шәһәр үзәгендә әдәби укулар һәм
фестивальләр, музыкаль һәм шигьри кичәләр, кинокуелышлар уздыру өчен мәдәни
киңлек булдыру проектның идеясе булып тора.
Аксенов исемендәге скверны төзекләндерү эшләре бары тик
Татарстан бюджеты хисабына гына башкарыла. Территориядә инде җәяүлеләр юллары
яңартылган, агач түшәмәләр һәм сәхнә, бакча кәнәфиләре, яктырту элементлары һәм
чүп савытлары урнаштырылган. Ремонт эшләре “Мир” кинотеатры бинасына да
кагылачак: биредә инде фасадны яңарту эшләре башланган.
Исегезгә төшерәбез, ТР Президенты карары белән 2015 ел
Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде, аларны төзекләндерүгә 1
млрд. сум акча бүленгән, шул исәптән Казанга – 310 млн. сум. Шәһәр паркларын
һәм скверларын яңарту программасына гомуми мәйданы 150 га булган 29 объект
кергән. Төзекләндерүнең беренче этабы кысаларында башкарыла торган эшләрне
сентябрь урталарына тәмамлау планлаштырыла.