(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче август, Альберт Мортазин). Бүген
Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин һәм РФ Кораллы көчләр генераль штабы
башлыгы – РФ оборона министрының беренче урынбасары Валерий Герасимов Җиңү паркындагы
Мәңгелек утка чәчәкләр салды.
Тантаналы чарада шулай ук ТР Премьер-министрының беренче
урынбасары Алексей Песошин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин,
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев,
шулай ук РФ Оборона министрлыгы, республика һәм Казан админситрациясе
җитәкчелеге вәкилләре катнаштылар.
Чарада катнашучылар башта Дан мемориалы колоннадасының Мәңгелек
утына чәчәк салды, соңыннан сугыш елларында һәлак булучыларны бер минут тынлык
белән искә алдылар. Чәчәк салу тантанасыннан соң Илсур Метшин һәм Валерий
Герасимов парктагы хәрби техника үрнәкләрен, шул исәптән Бөек Җиңү алдыннан
урнаштырылган “Т-34” легендар танкын да карап чыктылар.
Илсур Метшин РФ Оборона министрлыгына легендар танкны
эзләүдә булышулары өчен рәхмәт белдерде. “Җиңүнең юбилее алдыннан без сезгә
мөрәҗәгать иттек, сез безгә булышып кына калмадыгыз, зур бәһагә торырлык ярдәм
күрсәттегез. Бу – безнең өчен бүгенге көндә казанлыларның да, туристларның да
игътибарын җәлеп итә торган ачык һавадагы гадәти музей гына түгел. Бирегә күпме
балалар һәм яшьләр килгәнлеген күреп торасыз – бу ватанпәрвәрлек тәрбияләү
үрнәге”, - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Үз чиратында, Валерий Герасимов, шәһәрдә актив рәвештә Бөек Ватан
сугышы геройлары һәм катнашучылары турында истә тотулары өчен, Илсур Метшинга рәхмәт
сүзләре ирештерде.