(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче август). Татарстан
Республикасында Татарстан Президенты каршында Эшмәкәрлек буенча совет
булдырылачак. Мондый төр ведомствоны булдыру идеясен Татарстан Республикасы
Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Бизнес һәм
хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” проекты кысаларында кече һәм урта эшмәкәрлек
вәкилләре белән очрашу барышында хуплап чыкты.
Эшмәкәрләр белән очрашу “Корстан”да (Казан) үтте. Һәм әлеге
чара бу елда инде өченче тапкыр үтә. Исегезгә төшерәбез, чараны оештыручы –
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкиле Тимур Ногуманов.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов яңа Советның эш форматы
турындагы тәкъдимнәрне эшләү бурычын йөкләде.
Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча
башкаручы республикада хакимият һәм бизнесның үзара хезмәттәшлеген оештыру
буенча системага салынган эшнең дәвам итәчәклеген билгеләп үтте.
Бүгенге очрашу барышында Рөстәм Миңнехановка шәхси балалар
бакчаларына, фермер хуҗалыкларына кредит бирү, транспорт чараларын газ-мотор
ягулыгына күчерү, Казанда һәм республиканың башка шәһәрләрендә велосипед юллары
булдыру, шәхси индустрия паркларын үстерү, туризм тармагында сервисны яхшырту мәсьәләләренә
кагылышлы сораулар бирелде. Шулай ук хосусый-дәүләти партнерлык кысаларында
кече авиация үсешенә ярдәм итү буенча тәкъдимнәр яңгырады.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил
Тимур Ногуманов хәбәр иткәнчә, бүгенге очрашуга 251 сорау килеп ирешкән. Сораулар
эшмәкәрләрдән ай дәвамында кабул ителгән.