Илсур Метшин РФ субъектлары башкалалары җитәкчеләренең “Халык рейтингы”н әйдәп бара
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче август). Казан Мэры Илсур
Метшин Россия субъектлары башкалалары җитәкчеләренең “Халык рейтингы”н әйдәп
бара. Россия Федерациясе субъектлары башкалаларының мэрлары (җитәкчеләре)
популярлыгына багышлаган масштаблы тикшеренүен шушы көннәрдә “Рейтинг” мәгълүмати
коммуникацияләр үзәге бастырды.
Тикшерү өчен төп мәгълүмат агымдагы елның июль аеның икенче
яртысында – август уртасында тупланган. Рейтингны төзегәндә Үзәк белгечләре
ачык чыганаклардагы материалларны һәм дәүләт хакимияте органнарының
мәгълүматларын кулланган.
Татарстан башкаласы җитәкчесе Илсур Метшин рейтингны әйдәп
бара. “Рейтинг” мәгълүмати коммуникацияләр үзәге хәбәр иткәнчә, Казанда
уздырылган Спортның су төрләре буенча XVI ФИНА дөнья чемпионаты биредә зур роль
уйнаган. Шулай ук “WorldSkills-2019” чемпионатын уздыру хокукы өчен көрәштә
җиңү яулау зур йогынты ясаган. Әлеге вакыт аралыгында Казанда тагы бер
әһәмиятле вакыйга булып үтте: Евразия җирле хакимиятләренең чираттагы конгрессы
Казанга РФ һәм чит илнең 80 шәһәреннән вәкилләрне җыйды. Аның кысаларында Илсур
Метшин янә “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хаикмият” бөтендөнья оешмасының
Евразия бүлеге президенты итеп сайланды.