(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче август, Зилә Гайфи). Казанның
Идел буе районында Гарифҗанов урамы буенча урнашкан 40-нчы номерлы йортта
яшәүчеләр өчен бу көннәрдә икеләтә бәйрәм – йортта капиталь ремонт һәм ишегалды
мәйданчыгын төзекләндерү эшләре тәмамланган. Әлеге вакыйга уңаеннан йортта
яшәүчеләрне котларда дип Казан Мэры Илсур Метшин килде. Шәһәр башлыгын Башкарма
комитетның Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин,
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, “Идел буе
районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе” директоры Рөстәм Йосыпов
озата йөрделәр.
Гарифҗанов урамы буенча урнашкан 40-нчы номерлы йортта Илсур
Метшинны шатлыклы кәеф белән йортта яшәүчеләр каршы алды. “Безнең йорт – хәзер “кәнфит
кебек булды”. Без бик тә канәгать, зур рәхмәт сезгә!” – дип сәламләделәр алар
Мэрны. Элек ташландык урын булган балалар уен мәйданчыгының ачылышы берьюлы берничә
йортның – Гарифҗанов урамы буенча урнашкан 34, 36, 38, 40 номерлы йортларның
яшәүчеләре өчен көтеп алынган вакыйга булды.
Территориядә агачларны санитар кисү эше оештырылган, яңа
агачлар һәм куаклар утыртылган, чәчәк түтәлләре ясалган, яңа эскәмияләр һәм чүп
савытлары куелган, асфальт юллар җәелгән һәм балалар өчен уен зонасы
булдырылган.
Гарифҗанов урамы буенча 40-нчы номерлы йортта фасадка ремонт
ясалган, үзәк җылылык торбалары һәм салкын су белән тәэмин итү системалары алмаштырылган,
канализация һәм электр яңартылган, подвал һәм подъездларда ремонт эшләре
башкарылган, шулай ук йортка энергия тикшерүе үткәрелгән.
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы
Андрей Лобов йорт ишегалдында өстәмә рәвештә видеокүзәтү өчен камералар
куелганлыгын һәм чүп-чар өчен мәйдан булдырылганлыгын җиткерде.
Очрашу азагында йортта яшәүчеләр Мэрга үзләренең теләкләре
белән мөрәҗәгать иттеләр – шугалак өчен тагы бер мәйданчыкны төзекләндерүне
сорадылар. Илсур Метшин спорт мәйданчыгы киләсе елда барлыкка киләчәк дип
вәгъдә бирде.
Илсур Метшин биредә яшәүчеләргә инициатива белдерүләре өчен
рәхмәт белдерде, алар ярдәмендә торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге
мәсьәләләрне чишүгә ирешәләр. “Барысы да эшләнде, дип без әйтә алмыйбыз. Әмма
без тырышабыз, һәм безгә сезнең теләкләрегез бик тә мөһим. Халык белән тыгыз
элемтәдә торып, без подрядчыларны сайларга өйрәндек. Ремонт сыйфатына без
уртак көч белән ирештек. Битараф булмавыгыз
өчен рәхмәт сезгә”, - дип ассызыклады Мэр.