Илсур Метшин Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән очрашты
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче август, Зилә Гайфи). Казан Мэры
Илсур Метшин бүген шәһәр Ратушасында Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан
белән очрашты. Очрашуда шулай ук шәһәр Башкарма комитет җитәкчесе Денис
Калинкин да катнашты.
Илсур Метшин митрополит Феофанны сәламләде, православиены, Татарстандагы
төрле дин вәкилләре арасындагы дуслыкны ныгытуны билгеләп үтте.
Митрополит Феофан шәһәр җитәкчесенә җылы һәм кунакчыл төстә
кабул иткәне өчен рәхмәт белдерде.
Очрашу барышында Илсур Метшин һәм митрополит Феофан Казан
епархиясе һәм Татарстан митрополиясе эшчәнлеге буенча фикер алыштылар, аерым
алганда, гыйбадәтханә һәм монастырьлар реставрациясе һәм төзелеше, мәхәллә
эшчәнлекләре, иҗтимагый, яшьләр һәм социаль проектларны тормышка ашырганда
чиркәү хезмәтләренең эше турында сөйләштеләр. Соңыннан Татарстан башкаласы Мэры
белән Казан һәм Татарстан митрополиясе башлыгы истәлекле бүләкләр белән
алмашты.