(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август, Зилә Гайфи). 1-нче
сентябрьдә Казанның Яңа Савин районындагы Бондаренко урамында 1379 укучыга
исәпләнгән 179-нчы номерлы яңа мәктәп үз ишекләрен ачачак. Казан Мэры Илсур
Метшин фикеренчә, аның төзелеше һәм эксплуатациягә тапшырылышы 74 йорт урнашкан
микрорайон өчен зур әһәмияткә ия. Шәһәр башлыгы белем бирү учреждениесенең яңа уку
елына һәм балаларны кабул итүгә әзерлеген бәяләп кайтты. Эшлекле киңәшмәдә шулай
ук шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча
беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе башлыгы
Марат Айзатуллин һәм “Мәктәп-шәһәр” директоры Эльвира Наумова да катнаштылар.
Бүгенге көндә мәктәп бинасында эчке отделка эшләре
төгәлләнгән – идәнне каплау эшләре башкарылган, тәрәзәләрне һәм витражларны
монтажлау тәмамланган, диварлар буялган, ишекләр һәм фурнитура урнаштырылган.
Бондаренко урамындагы мәктәп шәһәрдә генә түгел, барлык
республика буенча иң зур һәм гадәти булмаган уку йорты булачак. Мәгариф учреждениесен
проектлаган вакытта өр-яңа төрле алым кулланылган – “Мәктәп-шәһәр” концепциясе,
ул мәктәп тормышына укучыларны гына түгел, ә микрорайон халкын актив җәлеп итүне
дә күздә тота.
Илсур Метшин башлангыч һәм өлкән класслар өчен уку
блокларын, шулай ук лекция залын, арт-киңлек зонасын, кечкенә һәм зур актлар залын
карады. Шәһәр башлыгы мәктәп җитәкчелегенең бөтен микрорайон халкы өчен үзен
социомәдәни үзәк буларак тәкъдим итүе бик тә дөрес юл булганлыгын билгеләп
үтте. Бинаның дөрес уйланылган логистикасы зур уку биналарын җәмәгатьчелек
киңлекләре өчен трансформацияләргә мөмкинлек бирәчәк.
Мәктәп инфраструктурасын проектлау вакытында балаларның
спорт ягыннан үсешенә дә зур игътибар бирелгән. Төрле яшьтәге балалар өчен
аерым уку киңлекләре булдырылган.
Яңа мәктәпнең үзенчәлеге шунда – ул профориентацион характер
йөртәчәк. Профориентацион программаларны тормышка ашырган вакытта КФУ һәм Казан
милли тикшеренү техник университеты кебек шәһәрдәге зур югары уку йортлары белән
хезмәттәшлек урнаштыру планлаштырыла.
Мәктәп директоры Эльвира Наумова сүзләренә караганда, мәктәп
техник яктан беренче балаларны кабул итәргә әзер, шулай ук укытучылар штаты да
формалашкан.
Илсур Метшин фикеренчә, 74 йорт урнашкан микрорайонда
мәктәпне төзү зур әһәмияткә ия, чөнки нәкъ менә биредә балалар бакчалары һәм
мәктәпләргә ихтыяҗ булуы турында мөрәҗәгатьләр булган. “Бу – яңа, матур, якты
һәм төзекләндерелгән мәктәп булачак. Аны идеяле эчтәлек белән тулыландырырга
кирәк, болар – дөрес сайлап алынган педагоглар коллективыннан да тора”, - дип
ассызыклап үтте Мэр.