(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы август, Альберт Мортазин). Казанда
Ямашев проспектында урнашкан паркның реконструкциясе тулы көчкә алып барыла. Инде
сентябрь аенда “Континент” балалар паркы үз эшен башлап җибәрәчәк. Реконструкция
барышын һәм башкарыла торган эшләрнең сыйфатын Казан Мэры Илсур Метшин бәяләп
кайтты.
Шәһәр башлыгын Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы
төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары
администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, паркның проектын эшләү буенча иҗат
төркеме җитәкчесе Дарья Толовенкова, “Унистрой” ҖЧҖ инвесторлык компаниясе
генераль директоры Илфат Гыйльфанов, шулай ук подрядчы оешмалар вәкилләре озата
йөрделәр.
Паркны яңарту Татарстан Республикасы бюджеты һәм инвесторлар
акчасына башкарыла. Эшләрне башкару барышында проект шактыйга киңәйтелгән.
Бүгенге көндә паркны төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә -
юл эшләре һәм брусчатка урнаштыру, яктырту системасын урнаштыру эшләре алып
барыла. Якын арада спорт һәм күңел ачу мәйданчыкларын төзекләндерү буенча эшләр
тәмамланачак. Тулаем алганда, эшләрнең төп өлеше инде башкарылган, һәм
сентябрьдә парк эшли башлаячак. Илсур Метшин проектның үзен дә, паркта
башкарылган эшләрнең сыйфатын да югары бәяләде. Ул инвесторларга, подрядчыларга
һәм проект авторларына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Паркның барлык территориясендә барлыкка киләчәк җир шары (үзенең
континетлары белән) - әлеге паркның төп концепциясе булачак.
Юллар янында этләрне йөртү өчен махсус зона оештырыла. Паркта
шулай ук гаилә кафесы өчен бина төзү планлаштырыла. Җәен биредә велосипед һәм
роликларны прокатка бирү эше оештырылачак, ә кышын – чаңгы һәм тимераякларны. Магистраль
юл һәм парк арасында үзенчәлекле буфер зона урнаштырылган, биредә ясалма калкулыклар
барлыкка килгән. Алар декоратив функцияне генә үтәп калмаячак, паркта ял
итүчеләрне тавыш һәм транспорт газларыннан да саклаячаклар.
Парк территориясен караган вакытта Илсур Метшин бегемот
формасындагы үзенчәлекле чүп савытларына игътибар итте. “Бик гади карар һәм артык
кыйбат та түгел. Әмма һәр бала бирегә бик теләп чүп ыргытачак. Тәрбия
элементлары кергән әкияти шәһәрчек килеп чыккан”, - дип билгеләп үтте шәһәр
башлыгы.
Билгеләп үтәбез, бүгенге көндә Казанның бер кешесенә 49 кв.м
яшел мәйдан туры килә (норматив буенча 25 кв.м булырга тиеш). Моңа соңгы
елларда тормышка ашырыла торган “100 сквер”, “Яшел рекорд”, “Чәчәк ата торган
Казан” проектлары аркасында ирешелде. Республикада игълан ителгән Парклар һәм
скверлар елы Татарстан башкаласының “яшел шәһәр” дигән статусын тагы да ныгытыр
һәм барлык халык өчен дә уңайлы булыр дип планлаштырыла.