(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче август). Казанда “Соловьиная
роща” торак комплексы төзелеше тулы көчкә алып барыла. Торак комплексы төзелеше
барышын ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ
Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары Игорь Шувалов, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР
төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм
башкалар бәяләп кайтты.
Торак комплекс Казанның Идел буе районында урнашкан. Аның
янында спорт объектлары (Волейбол үзәге, "Тулпар" спорт комплексы),
шулай ук сәламәтлек саклау учреждениеләре (РКХ һәм БРКХ) бар. 11,2 гектар мәйдандагы
торак комплексында 9-14 катлы кирпеч эконом-класс йортлар булачак.
Объектка килүгә, Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Шувалов махсус
стендлардагы мәгълүмат белән таныштылар. Проект документлары буенча 2240 фатир
төзү планлаштырыла, 5,5 мең кеше яшәячәк. “Соловьиная роща” торак
комплексы төзелеше 3 чиратка бүленгән. Беренче чират тәмамланып килә, 44254 кв.
м. торак сафка кертелә. Икенче чиратын 2016 елда тәмамлау каралган - 20239 кв.
м. торак. Өченче чираты быел башлап җибәрелде, нәтиҗәдә 35855 кв. м. торак
сафка кертү планлаштырыла.
РФ Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары төзелгән йортларда
фатирлар сатыламы дип сорашты һәм бәясе белән кызыксынды. Рөстәм Миңнеханов үз
чиратында билгеләгәнчә, балалар бакчасы төзү һәм башка социаль бурычларны
республика үз өстенә ала.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Шувалов әзер
фатирларны карадылар. РФ Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары торакларга
кеше сатып ала алырлык бәяләрне саклап калу өчен махсус механизмнар булдырырга
тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген республикада
социаль ипотека программасы уңышлы рәвештә гамәлгә ашырыла.
Ишек алдында кунакларга төзекләндерү планнарында фонтан
урнаштыру, яшелләндерү, балалар мәйданчыклары һәм олыларга ял итү зоналары
булдыру каралганы турында хәбәр иттеләр. Җылылык һәм кайнар су белән торак
комплексны аерым котельня тәэмин итәчәк.