(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче август, Әдилә Галиева). Казанда
2015 елда ишегалларына һәм квартал эчендәге юлларга капиталь ремонт ясау
программасы ахырына якынлашып килә. Программаны тормышка ашыруның уңай нәтиҗәсен
шәһәрнең Совет районындагы Нокса авышлыгы буенча урнашкан 1, 5 һәм 7 номерлы йорт
һәм Фучик урамы буенча урнашкан 94 һәм 96 номерлы йортта яшәүчеләр күрә
алганнар. Биредә төзекләндерү эшләре ахырына якынлашып килә дисәк тә була. Казан
Мэры Илсур Метшин бүген ишегалды территорияләрен төзекләндерү барышын тикшереп
кайтты һәм якын-тирә йортларда яшәүче халык белән аралашып алды.
Шәһәр башлыгы белән бергә башкарылган эшләрнең сыйфатын
Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров, “Азино-2” торак милекчеләре ширкәте
идарәсе рәисе Александр Поливин һәм “РусРемСтрой” подрядчы оешмасы директоры
Руслан Зарипов бәяләделәр.
Төзелеш сезоны башланган вакытта Казан Мэры булып киткән
мәйданчык берничә ай эчендә тулысынча үзгәргән: асфальт-бетон катламы
алмаштырылган, парковка урыннары төзекләндерелгән, чәчәк түтәлләре ясалган, антивандаль
эскәмияләр, чүп савытлары урнаштырылган, яшел зонада машиналар калдырылмасын
өчен киртәләр куелган. Төзекләндерелгән территорияне караганнан соң Илсур Метшин
мондый нәтиҗәгә бары тик җаваплы структураларның җайга салынган эше нәтиҗәсендә
һәм шәһәр халкының яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән берничә программа
аркасында гына ирешеп булганлыгын билгеләп үтте. “Биредә берьюы 3 программа
эшләде: ишегалларын төзекләндерү буенча Президент программасы, балалар
мәйданчыкларын төзекләндерү эшләрен алып бара торган идарәче компания һәм район
башлыгы. Бөтен дөнья белән, дисәк тә була! Әлбәттә, ишегалдын танымаслык!” –
дип югары бәяләде шәһәр Мэры.
Әмма иң яхшы контролер ролен 2 меңләп җирле халык башкарган,
аларның күбесе төзелешнең һәр этабында проектны эшләүчеләр һәм төзүчеләр белән
элемтәдә торган. “Шәһәрдәге һәр эш халык контроле белән башкарылырга тиеш!” – дип
билгеләп үтте Илсур Метшин.
Микрорайонда яшәүче күптән түгел әби булган Надежда Загустина
заманча итеп җиһазландырылган балалар мәйданчыгы өчен аерым рәхмәт сүзләре
ирештерде.
Әлеге ишегалдын ремонтлаган вакытта өлкән буын турында да
онытмаганнар. Алар өчен киң һәм уңайлы эскәмияләр урнаштырылган.
Татарстан башкаласының ишегалды территорияләре һәм квартал
эчендәге юлларга капиталь ремонт ясау өчен бу елда республика бюджетыннан 500
млн. сум бүленгән. Сезон нәтиҗәләре буенча шәһәрдә 215 йорт янындагы 83
ишегалды һәм 25 квартал эчендәге юллар ремонтланачак.