(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август, Альберт Мортазин). Гаврилов
урамындагы ишегалды территорияләре һәм квартал эчендәге юлларга капиталь ремонт
эшләре сыйфатын бүген Казан Мэры Илсур Метшин карап кайтты. Элегрәк шәһәр
башлыгына комплекслы төзекләндерү турында сорап микрорайон халкы мөрәҗәгать
иткән иде.
Эшлекле киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары –
Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин
районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, подрядчы оешма вәкилләре
катнаштылар.
Квартал эчендәге ремонтланган юл Гаврилов урамындагы 48, 50,
52 һәм 54 номерлы йортлар янәшәсендә урнашкан. Әлеге участоктан кала шулай ук
ишегалды территорияләре дә ремонтланды. Район администрацияләре башлыгы
мәгълүматлары буенча, дүрт ишегалдындагы эшләрнең бәясе юллар белән бергә исәпкә
алганда 29 миллион сумны тәшкил иткән. Уңай нәтиҗәне 15 меңнән артык җирле
халык сизәчәк.
Подрядчы оешма вәкиле сүзләренә караганда, Гаврилов
урамындагы квартал эчендәге юлларга ремонт ясау барышында яңа асфальт катламЫ кулланылган, ул югары дәрәҗәдә
тотрыклы, нык, шулай ук эстетик характеристикаларга ия – асфальт өсте кара уылдыкны
хәтерләтә. Подрядчы әлеге катлам үзенең беренчел сыйфатларын биш елдан алып
сигез елга кадәр саклаячак дип ышандырды.
Илсур Метшин әлеге микрорайонга ремонт күптән кирәк
булганлыгын билгеләп үтте. Ишегалларын төзекләндерү турында сөйләгәндә, Казан
Мэры хезмәттәшләренең игътибарын юл кырыендагы чәчәк түтәленә юнәлтте. Тимур
Алибаев сүзләренә караганда, аны идарәче оешма “Чәчәк ата торган Казан” проекты
кысаларында ясаган. Район башлыгы әлеге участоктан ерак түгел территориядә “Савиново”
территориаль иҗтимагый үзидарә агачлар утыртырга планлаштырганлыгын хәбәр итте.
Әлеге максатларга Президенттан отылган грантның ярты миллионнан артык сумы юлланачак.
Агымдагы елда Казанда юл эшләренә 2,5 млрд. сум бүленгән, бу
– 1,5 млн. кв.м юл катламында ремонт башкарырга мөмкинлек бирәчәк. 500 млн. сумга
215 йортның ишегалды территориясе һәм 25 квартал эчендәге юллар ремонтланачак.