(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нчы август, Әдилә Галиева). Казан “WorldSkills
Competition-2019”
һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукына ия булды.Бүген
Сан-Паулу шәһәрендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукына
Татарстан башкаласы заявкасын тәкъдим итү кичәсе үтте. Чемпионат хуҗасы булу
өчен Казан үзенең көндәшләре – Париж һәм Шарлеруа шәһәрләрен узып китте.
Бразилиядәге “WorldSkills International” Генераль Ассамблеясында Татарстан
башкаласы делегациясе составында Казан Мэры Илсур Метшин да бар.
Җитәкчесе Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын
вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов булган делегация составында шулай ук Россия
хөкүмәтенең вице-премьеры Ольга Голодец, ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев,
ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Башкарма комитет аппараты
җитәкчесе Игорь Сивов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади
үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Иван Кузнецов һәм башка рәсми затлар бар.
“WorldSkills International” Генераль Ассамблеясы утырышы стандартлар
буенча эшче һөнәрләрнең XLIII дөнья чемпионаты кысаларында үтте. 2019 елда
чемпионатны уздыру хокукын алу өчен, Казаннан тыш, Париж (Франция) һәм Шарлеруа
(Бельгия) шәһәрләре көрәште. Заявкаларны тәкъдим итү кичәсе нәтиҗәләре буенча
яшерен тавыш бирү узды. Анда һәр илдән бер делегат, ягъни WSIның тулы хокуклы
әгъзасы катнашты.
Җирәбә буенча Россия делегациясе вәкилләре иң соңгы булып
чыгыш ясасалар да, алар көндәшләрен узып китеп, судьялар игътибарын Татарстан
башкаласының потенциалын күрсәтеп, “WorldSkills” тарихында иң яхшы һөнәри
ярышларны үткәрергә әзер икәнлекләре белән яулый алдылар. Беренче тур
нәтиҗәләре буенча Казан өчен - 28 делегат, Париж өчен - 24 делегат, Шарлеруа өчен
5 делегат тавыш биргән иде. Таләпләр буенча җиңүче 29 тавыш җыярга тиеш
булганлыктан, икенче тур билгеләнде. Аның нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласы
Франция башкаласын узып китте. Казан әлеге хокукны - тәкъдим итү кичәсенә
профессиональ яктан якын килеп әзерләнгәнгә һәм Рөстәм Миңнеханов, Илсур Метшин
һәм Ольга Голодецның Татарстан башкаласының иң көчле якларын күрсәтеп сөйли
белгән ачык чыгышлары нәтиҗәсендә отты дип саныйлар делегация әгъзалары.
Әлеге җиңүнең әһәмияте бәяләп бетергесез: “WorldSkills
International” дигән халыкара хәрәкәтнең 60 еллык тарихы бар. Ләкин эшче
һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты Россия территориясендә шушы еллар дәвамында
бер генә тапкыр да үткәрелмәгән. Татарстан башкаласы “WorldSkills” дигән
халыкара хәрәкәткә өч ел элек кушыла һәм башкаланың мондый төр
махсуслаштырылган чемпионатны үткәрергә тәҗрибәсе җитәрлек. Казанда икенче һәм
өченче “WorldSkills” милли ярышлары үтте инде.
“Безнең зур халыкара вакыйгаларны кабул итү, әзерләү,
үткәрүне оештыру буенча бай тәҗрибәбез бар. Бездә Универсиада-2013, спортның су
төрләре буенча дөнья чемпионаты узды. Универсиадага әзерлек чорында шәһәребез инфраструктурасын
яхшырттык, бик күп заманча спорт объектлары төзедек, шәһәрнең транспорт структурасы
тулысынча яңартылды. Хәзерге вакытта без җитди халыкара дәрәҗәдәге чарага -
FIFA чемпионатына әзерләнәбез. Әлеге җитди вакыйганы югары дәрәҗәдә уздыру өчен
без барын да эшләячәкбез. Һәм “WorldSkills” та искәрмә түгел! Шунлыктан мин Казан
халыкара дәрәҗәдәге “WorldSkills” чемпионатын кабул итәргә 100% әзер дип ышанам!
Әлеге юнәлеш безнең өчен чит ил партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерү
өлкәсендә яңа кыр булып тора”, - диде Илсур Метшин.
WorldSkills International (WSI) – ул халыкара хәрәкәт, аның
төп максаты – бөтендөнья буенча эшче һөнәрләрне популярлаштыру, һөнәри
әзерлекнең статусын һәм стандартларны арттыру. Әлеге чемпионат 1947 елдан бирле
зур илләрдә, ягъни әлеге хәрәкәттә катнашучы шәһәрләрдә һәр ике ел саен
үткәрелә. Бу елгы чемпионатта дөньяның 60 иленнән вәкилләр катнаша, Россия
җыелма командасында исә 32 мастер. Алар столяр һәм балта эше, график дизайн,
эретеп-ябыштыру технологияләре, мобиль робототехника һәм башка төрле 50
компетенциянең 30 буенча көч сынашачаклар.