(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче август). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов
Сан-Паулуга (Бразилия) ике көнлек эш сәфәре кысаларында «Парк Аньемби» күргәзмә
комплексында булды. Аны Татарстан Республикасы Президентының халыкара
мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Казан Мэры Илсур Метшин,
Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина
һәм башкалар озата йөрде.
Элегрәк Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын
вакытлыча башкаручы Россиянең Казанда WSC 2019 уздыруга заявкасын бәяләгән иде.
Искәртәбез, бу заявка WorldSkills Генераль Ассамблеясе утырышында тәкъдим
ителәчәк. Россиядән тыш, һөнәр осталыгы буенча дөнья чемпионатын үзендә кабул
итәргә Франция (Париж шәһәре) һәм Бельгия (Шарлеруа шәһәре) теләк белдергән иде.
Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын
вакытлыча башкаручы һәм Россия рәсми делегациясе әгъзалары «Парк Аньемби»
күргәзмә комплексын карадылар, анда 11 августта WorldSkills төп компетенцияләре
буенча ярышлар башлана. Рөстәм Миңнехановка дөнья чемпионатын уздыру тәртибе
һәм анда катнашучылар өчен тудырылган шартлар турында сөйләделәр.
Аннары Рөстәм Миңнеханов хәзерге дөнья чемпионатында катнашучы
илләрнең экспозицияләре куелган күргәзмә павильонын карады. Россия Федерациясе
берничә мәйданчыкта урнашкан иде. Иң эреләренең берсе WorldSkills хәрәкәтенең
халыкара индустриаль партнеры «Росатом» дәүләт корпорациясенеке иде. Күргәзмә
үзәгендә атом электростанциясе макеты урнашкан. «Росатом» дәүләт
корпорациясенең Коммуникацияләр департаменты директоры Сергей Новиков хәбәр
иткәнчә, проектның төп максаты – кунакларга атом энергетикасының сәнәгатьтә,
авыл хуҗалыгында һәм башка тармакларда файдасы турында сөйләү. Рөстәм
Миңнехановка радиацион фонны үлчәп карау технологиясен эшләтеп карарга тәкъдим
иттеләр: Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручының
радиацион фоны 7 мең Бк (Беккерелей) тәшкил итте, бу табигый дәрәҗә икән.
Рөстәм Миңнеханов павильонны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде
һәм кайбер идеяләрне Татарстан Республикасында күргәзмәләр оештырганда
файдаланырга тәкъдим итте.
Павильон 2015 елның 12 августыннан 16 августына кадәр
эшләячәк, чөнки бу вакытта WSC 2015 ярышлары барачак, дип хәбәр итә ТР
Президенты матбугат хезмәте.