(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы август). Бүген Сан-Паулу
шәһәрендә “WorldSkills Competition-2019” һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын
уздыру хокукына Казан шәһәре заявкасын тәкъдим итү кичәсе үтә. Сан-Паулу
шәһәрендәге “WorldSkills International” Генераль Ассамблеясында Татарстан
башкаласы делегациясе составында Казан Мэры Илсур Метшин да бар.
Җитәкчесе Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын
вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов булган делегация составында шулай ук ТР
яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Башкарма комитет аппараты
җитәкчесе Игорь Сивов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади
үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Иван Кузнецов һәм башка рәсми затлар бар.
Илсур Метшин сүзләренчә, өч элек Татарстан башкаласы “WorldSkills”
дигән халыкара хәрәкәткә кушыла һәм башкаланың мондый төр махсуслаштырылган
чемпионатны үткәрергә тәҗрибәсе җитәрлек. “WorldSkills” чемпионаты – безнең
яшьләребез өчен кирәкле гамәл. Әлеге ярышларга яшьләр, бизнес-төркемнәр һәм
Хөкүмәт тарафыннан зур кызыксыну күзәтелә. Казан халкының 40%-тан күбесе – яше
30-га да җитмәгән яшьләр. Шәһәребездә 150 меңнән артык студент яши. Бездә
инновацияләргә теләктәшлек белдерә торган бик уңышлы эшләп килүче “Идея”
технопаркы, “Химград” технополисы бар. Әлеге оешмалар илебез һәм чит илләрдән
иң яхшы яшь белгечләрне үзләренә җәлеп итә. Безнең эшебез эшче һөнәрләрне алга
чыгаруга һәм яшьләргә киләчәк карьералары өчен яхшы мөмкинлекләр булдыруга
юнәлтелгән”, - дип ассызыклады Казан Мэры.
2015 елның гыйнварында Россия 2019 елда Казанда WorldSkills
Competition һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыруга сайлап алу
бәйгесендә катнашу нияте турында WorldSkills International Секретариатына алдан
заявка биргән иде. WorldSkills International Директорлар советы 2015 елның
августында Россия Федерациясенең заявкасын WSI Генераль Ассамблеясе каравына
тәкъдим итү хокукы турында уңай карар кабул итте. Франция (Париж шәһәре) һәм Бельгия
(Шарлеруа шәһәре) – Россия көндәшләре.
Заявкалар тәкъдим ителеп беткәннән соң, яшерен тавыш бирү үтә.
Күпчелек тавыш җыйган як җиңүче һәм “Worldskills Competition-2019” чемпионаты хуҗасы
булачак.