Су чемпионаты вакытында Казан 120 мең турист кабул итте
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы август). Спортның су төрләре буенча
дөнья чемпионаты вакытында Казанга 120 мең турист килгән. Бу хакта ТАССка Казан
Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
“Без үз алдыбызга югары бурыч куйдык – “Мастерс” ярышларын исәпкә
алып 100 мең турист кабул итү бурычын. Бүгенге көндә без 120 мең турист кабул иттек,
ә “Мастерс” белән бергә аларның саны 150-170 мең булыр дип көтәбез, - диде
И.Метшин. – Ягъни алдыбызга куйган югары күрсәткечне без узып киттек. Кунакханәләрнең
тулылыгы 90-95% иде. Кайбер җыелма командалар бик көйсез булды, әмма безнең
отельерлар барысының да җаен тапты һәм Россиянең никадәрле кунакчыл булуын
күрсәтте. Кайберләре хәтта үзләренә зарарга эшләде, әмма барлык теләкләрне дә
тормышка ашырдылар”.
Илсур Метшин шулай ук барлык кунакларның һәм Халыкара йөзү
федерациясе (FINA) җитәкчелегенең дөнья чемпионатына иң югары бәя
биргәнлекләрен билгеләп үтте.
“Хөкүмәт зур эш башкары, нәтиҗәләрен аз гына соңрак
чыгарачакбыз. Без башкарылган эштән канәгатьбез. ФИНА җитәкчелеге, ярыш
катнашучылары һәм туристлар оештыру эшенә югары бәя куялар”, - дип өстәде Казан
Мэры.