Илсур Метшин фикеренчә, шәһәрнең инвестицион яктан кызыклы булуына Универсиада мирасы эшләвен дәвам итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче август). Казан халкы миллионнан арткан шәһәрләр арасында товар әйләнеше, җәмәгать туклану һәм түләүле хезмәт күрсәтү буенча 1 кеше исәбеннән лидерлар өчлегенә керә. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе барышында Башкарма комитет Җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов хәбәр итте. Ул Казанның социаль-икътисади үсешенең беренче яртыеллыгы өчен нәтиҗәләр чыгарды.
Аның сүзләренә караганда, Казанда икътисади үсешнең аз гына акрынаюы күзәтелә. Дөньядагы хәлләргә бәйле рәвештә мондый хәл халкы миллионнан арткан шәһәрләрнең 60%-ында күзәтелә. Шуңа карамастан, Татарстан башкаласы тулаем республикага караганда яхшырак нәтиҗәләр күрсәтә. “2014 елның беренче яртыеллыгы буенча Казан сәнәгать җитештерү индексы буенча кабат Татарстан һәм Россия буенча уртача санга караганда яхшырак нәтиҗә күрсәтә. Әгәр республика буенча сәнәгать җитештерү индексы – 100,6% , Россиядә 101,5% булса, шәһәр буенча – 102,3%, югыйсә 2013 елның 1 яртыеллыгы буенча үсеш темпы 105,8% тәшкил итте”, - дип хәбәр итте Иван Кузнецов.
Европа илләре берлеге тарафыннан Россиягә карата чыгарылган санкцияләр иң элек Казанның оборона өлкәсендә чагыла. Әмма әлеге өлкәдә җитди кимүләр көтелми. “Сәнәгать предприятиеләребез ныклыгының запасы зур, әмма без дөнья икътисадына катнашканбыз. Оборона комплексы һәм нефтехимия предприятиеләре базар өчен җиңел булмаган вакытта нык торып кала алыр дип ышанабыз”, - дип белдерде Илсур Метшин.
Шәһәрнең кулланучылар базарында да уңай тенденцияләр күзәтелә. “Беренче яртыеллык өчен берәмләп сату әйләнешләре 208 миллиард сумны тәшкил итте. Түләүле хезмәт күрсәтү күләме 3,7%-ка артты һәм 65 миллиард сум тәшкил итте. 1 кеше исәбеннән Казан халкы миллионнан арткан шәһәрләр арасында товар әйләнеше, җәмәгать туклану һәм түләүле хезмәтләр күрсәтү күләме буенча лидерлар өчлегендә”, - дип сөйләде Иван Кузнецов.
Кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенә яңа закон чыгару инициативалары юнәлтелгән. Татарстан 1-нче октябрьдән сынау режимында муниципалитетлар кабул итә торган хокукый актларның тәэсирен җайлый торган мәҗбүри бәяләү процедурасы эшләячәк төбәк булып торачак. Киләсе елның 1-нче гыйнварыннан үз көченә керәчәк яңа федераль закон норматив актлар кабул итү барышының регламентын билгели. “Безнең бурыч – инвестицияләр җәлеп итү, кече һәм урта бизнес үсеше өчен шартлар булдыру. Бизнес вәкилләре белән даими диалогта булырга кирәк, аларга закон нигезендә ярдәм итеп торырга кирәк. Бу өлкәдә иң мөһиме – административ киртәләрне киметү һәм эшмәкәрлек үсешенә стимул бирү”, - дип ассызыклады Мэр.
Иван Кузнецов сүзләренә караганда, зур булмаган кимү инвестицияләр өлкәсендә күзәтелә. “Ел башыннан төп капиталга кертем 50 миллиард сумны тәшкил итте, бу исә 2013 елның шул дәрәҗәсенең 94%-ы дигән сүз”.
Илсур Метшин фикеренчә, шәһәрнең инвестицион яктан кызыклы булуына Универсиада мирасы эшләвен дәвам итә. “Күпләр Универсиададан соң икътисад өчен авырлыклар булыр дип фаразлады. Әлеге фактор исәпкә алынды. Татарстан Президенты инициативасы белән оештырылган яңа зур проектлар ярдәмендә Универсиада мирасы шәһәр һәм республикабызның инвестицион яктан кызыклы булуына эшләүне дәвам итә. Без туризм өлкәсе, җәмәгать туклану һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендәге саннар үсешен күрәбез. Аерым бер авырлыкларның булуы мөмкин, аларга әзер булырга кирәк”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.