Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр предприятиеләрен, бигрәк тә ТКХ, транспорт һәм төзелеш өлкәләреннән, активлык күрсәтергә һәм мөмкин булганча эш урыннарын Украина качакларына тәкъдим итәргә чакырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче август). Казан икътисады кадрлар җитмәүгә бәйле рәвештә кискен дефицит чорын кичерә. Бер эшсезгә 4-5 вакансия туры килә. Бу хакта кичә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесенең урынбасары Иван Кузнецов шулай дип белдерде.
“Проблема 90-нчы еллар демография тенденциясенең нәтиҗәләре белән кискенләштерелә. Хәзерге вакытта шәһәрдә 80 меңнән артык кеше пенсия чорына якынлаша, 15-19 яшьлек яшьләр исә - 57 мең кеше. Нәтиҗәдә якындагы 3-5 елда эшче кулларга ихтыяҗ арта гына барачак”, - дип билгеләде И.Кузнецов.
Эшче куллар җитмәвен тулыландыру өчен, аның фикеренчә, шәһәр халкының профессиональ әзерлеге һәм кабат укыту, шулай ук хезмәт миграциясе кирәк. Сүз уңаеннан, беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча миграцион артым 23%-ка кимегән һәм 2800 кеше тәшкил иткән. Шуңа карамастан, якын-арада Казанда Украинадан качаклар килүенең артуын көтәргә кирәк.
Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр предприятиеләрен, бигрәк тә ТКХ, транспорт һәм төзелеш өлкәләреннән, активлык күрсәтергә һәм мөмкин булганча эш урыннарын Украина качакларына тәкъдим итәргә чакырды. Мисал итеп Илсур Метшин “Метроэлектротранс” МУП җитәкчелеген китерде, алар беренчеләрдән булып качакларга уку һәм эш тәкъдим итте.
“Телибезме, теләмибезме, әмма качаклар агымы арта гына барачак. Качакларның тагын бер төркеме узган атнада килеп төште. Бу кешеләр бомбалардан качалар, алар шулай эшләргә мәҗбүр. Күбесе тыныч Украинага кайту өметен өзми. Без алар белән борчылабыз. Безнең бурыч – кешеләрнең Казанга ияләшүен җиңеләйтү. Каты күңелле булмау мөһим. Без аларның проблемаларына игътибарлы булырга, документлар рәсмиләштерүдә, медицина хезмәте, балаларын мәктәпкә урнаштыру белән ярдәм итәргә тиеш. Донбасс халкы хезмәт сөючән икәнен беләбез, шуңа күрә Казанда эшкә урнашырга теләүчеләр табылачак”, - диде Мэр.
Иван Кузнецов урта һәм эре оешмаларда беренче ярты ел дәвамында эшчеләр саны 1,5%-ка артканын билгеләде. I яртыеллык нәтиҗәләре буенча урта һәм эре предприятиеләрдә хезмәт итүчеләрнең урта айлык хезмәт хакы 31119 сум тәшкил иткән, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 12,6%-ка арткан. “Кулланучылар бәяләре индексын исәпкә алып саналган чын хезмәт хакы үсешенең темпы 105,4% тәшкил итте. Россия Президентының май указларын тормышка ашыру аркасында бюджет өлкәсендә хезмәт хакы 18% һәм 19% артты”, - дип сөйләде Иван Кузнецов.
Шул ук вакытта Казанда агымдагы елның апрель ае торышына 5342 кеше яшәү минимумыннан азрак хезмәт хакы ала. Иван Кузнецов фикеренчә, территориаль комиссияләргә предприятиеләр һәм оешмалар белән килешүләр төзү буенча эшне активлаштырырга кирәк.
Рәсми рәвештә эшләмәүче казанлылар хәле үзгәрешсез кала диярлек – 150 мең кеше, ягъни, һәр бишенче казанлы. “150 мең кешенең “кара” базарда шөгыльләнүе борчымаска мөмкин түгел. Кешеләр үзләрен киләчәктә проблемаларга этәрә, чөнки аларның социаль гарантияләре тәэмин ителмәячәк”, - дип шәрехләде хәлне Казан Мэры Илсур Метшин һәм әлеге проблеманы хәл итүдә республика һәм федераль органнары белән тыгызрак эшләүне йөкләде.