Ике як икътисад, сәүдә, мәдәният һәм туризм өлкәләрендә алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче август). Бүген Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Сабри Тунч Ангылы белән очрашты. Очрашу шәһәрнең Башкарма комитеты бинасында узды.
Ике як икътисад, сәүдә, мәдәният һәм туризм өлкәләрендә алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Очрашуда Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов катнашты.
Казанның Төркия Республикасы белән хезмәттәшлеге төрле юнәлешләрдә уңышлы үстерелеп килә. Төркия Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән уртак предприятиеләр саны буенча әйдәп бара. Казанда Төркия фирмаларының уңышлы эшенә конкрет мисаллар бар: “Эфес” – “Красный Восток”, “Оримекс”, “Одак” һ.б. “Төркия авиалинияләре” авиакомпаниясе көн саен Казан-Истанбул туры рейсларын башкара.
Шуны да әйтергә кирәк, Төркиянең Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеге 1995 елның 22 маеннан ТР Хөкүмәте һәм Төркия Республикасы Хөкүмәте белән сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлеге турындагы килешүе кысаларында үстерелә.
Төркиянең дүрт шәһәре – Искешәһәр, Истанбул, Анталия һәм Истанбул – Казанның тугандаш шәһәрләре. Татарстан башкаласында Төркия Республикасының Генераль консуллыгы 1996 елның 2 сентябреннән эшли башлады.
Консуллык округы Татарстан, Башкортостан, Марий Эл, Мордовия һәм Чувашия республикаларын үз эченә ала. 2012 елның 1-нче сентябреннән башлап Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы җитәкчесе булып Сабри Тунч Ангылы тора.