Яңа балалар бакчасы Казанда республиканың “Бәләкәч” программасы буенча ачылырга тиеш булган 28 балалар бакчасының берсе булып тора.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче август). Казан Мэры Илсур Метшин Совет районының Тыныч урамы, 2 йорт адресы буенча урнашкан “Алтынчәч” яңа балалар бакчасын ачты. Яңа балалар бакчасы Казанда республиканың “Бәләкәч” программасы буенча ачылырга тиеш булган 28 балалар бакчасының берсе булып тора.
Тантаналы чарада Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, “Акташ” ҖЧҖ директоры Газинур Әхмәтов, “Таттелеком” ААҖ директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин катнаштылар.
120 урынга исәпләнгән балалар бакчасында 6 төркем, шул исәптән логопедия төркеме дә эшли. Шулай ук рәсем ясау һәм телләр өйрәнү буенча түгәрәкләргә, театраль һәм хореография студияләренә, спорт түгәрәкләренә өстәмә мәгариф хезмәтләре күрсәтү планлаштырыла.
Илсур Метшин яңа балалар бакчасының бинасын һәм яндагы территорияне карады. Өч катлы бинада музыка залы, физкультура залы, методика кабинеты, медицина блогы, пищеблок, ашханә, ял итү һәм уен бүлмәләре, кер юу бүлмәсе урнашкан. Яндагы территориядә яшь агачлар һәм куаклар утыртылган, заманча уен мәйданчыгы урнаштырылган.
Балалар бакчасы ачылышына багышланган тантанада кунаклар алдында сабыйлар җырлар башкарды, бию осталыкларын күрсәттеләр һәм шигырьләр укыдылар.
Илсур Метшин әлеге чарада катнашучыларны бәйрәм белән котлады, балалар бакчаларын ачуның әһәмиятлелеген билгеләп үтте һәм проект авторларына, төзүчеләргә, район администрациясенә проектны тормышка ашырулары өчен рәхмәтен җиткерде.
Бәйрәм азагында Илсур Метшин һәм Лотфулла Шәфигуллин балалар бакчасына спорт кирәк-яраклары алыр өчен сертификат, музыкаль центр һәм зур бәйрәм торты бүләк иттеләр.