Инде киләсе елдан "Светлая долина" торак комплексында 340 балага исәпләнгән балалар бакчасы ачылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче август). Инде киләсе елдан “Светлая долина” торак комплексында 340 балага исәпләнгән балалар бакчасы ачылачак. Бүген бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга төзелеш комплексын караган вакытта җиткерделәр.
Шәһәр җитәкчесен Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, шулай ук әлеге торак төзелеше проектын тормышка ашыручы “Ак Барс Девелопмент” төзелеш компаниясенең җитәкчеләре озата йөрделәр.
“Светлая долина” торак комплексында 20 мең кеше өчен 21 йорт төзелеше планлаштырылган. Торак йортлардан кала социаль инфраструктура үсеше дә каралган. Комплекста 3 балалар бакчасы, сәүдә үзәге, парк зонасы, 4329 машина сыярлык күпкатлы паркинг, даруханә, почта бүлекчәсе һәм балалар поликлиникасы барлыкка киләчәк. “Светлая долина” территориясендә инде 2 йорт кулланышка тапшырылган, 324 гаилә яңа фатирларга күченгән.
“Ак Барс Девелопмент” компанияләр төркеме җитәкчесе Марат Шаһитов белдергәнчә, яңа технологияләр ярдәмендә объекттагы төзелешләр элеккегә караганда 2 тапкырга тизрәк алып барыла икән. Әйтик, 17 катлы йортның каркасы 6 ай эчендә, тулысынча 10 ай эчендә төзелә. Мисалга ул бер йортны күрсәтте, әлеге 14 катлы йортның 10 каты инде төзелгән, эшкә май аенда тотынган булганнар.
Марат Шаһитов билгеләп үткәнчә, территорияне төзекләндерү “Светлая долина” проектын булдырганда беренчел мәсьәләләр рәтендә тора иде. М.Шаһитов ышандырганча, территориядә балалар мәйданчыклары да, велосипедта йөрү өчен махсус юллар һәм балалар өчен скейт-парклар да планлаштырылган. Төзүче сүзләренә караганда, комплекста күпкатлы паркинг өчен аерым урын да бүлеп алынган.
Төзүче ишегалларында тиешле инфраструктура булдыруга аерым тукталып үтте. “Әлбәттә, без проектта социаль объектларны булдыру зарурлыгын да керттек: балалар бакчалары һәм мәктәпләрне исәпкә алдык”, - диде ул. Инде ел ярымнан соң биредә 340 урынга исәпләнгән беренче балалар бакчасы барлыкка киләчәк. Тагы икене төзегәннән соң, торак комплекста яшәүчеләр 820 урын алачак. “Светлая долина”да барлыкка киләчәк мәктәп 1500 урынга исәпләнгән.
Илсур Метшин мәйданчыкта барган эшләрдән, эшне тиешле тәртиптә алып барылуыннан канәгать булуын белдерде. Шулай ук шәһәр җитәкчесе йорт янындагы агачларның яхшы саклануын да искәртте. “Совет районы үзәгеннән 15 минутлык юл гына инде югыйсә, ә бирегә керү белән парк зонасына эләккән кебек хис итәсең үзеңне”, - диде Илсур Метшин. Төзелеп килүче йортларның тышкы күренешләре дә ошады шәһәр башлыгына.
Мәйданчыкны караганнан соң, проектны сыйфатлы итеп башкарулары өчен, Илсур Метшин төзүче компаниягә рәхмәтен белдерде. “Ак Барс Девелопмент” төзүче компаниясе, аның төзүчеләре белән бер телдә сөйләшүебезгә шатмын мин. Квадрат метрдан кала кешеләр яши торган тирәлекне кайгырту турында күпме әйтеп килдек. Боларның барысы да рәсемдә генә төшеп калмыйча, тормышка ашырылуына бик шатмын мин”, - диде Казан Мэры.