"Мәдәни күчеш" җәйге урам фестивалендә 17 меңнән артык кеше катнашкан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче август). “Мәдәни күчеш” җәйге урам фестивалендә барлыгы 17 меңнән артык кеше катнашкан. Фестиваль нәтиҗәләре һәм Мәдәният елы кысаларында планлаштырылган чаралар хакында Казан шәһәре Башкарма комитеты Мәдәният идарәсенең җитәкчесе Айгөл Горнышева сөйләде.
Айгөл Горнышева 18-нче июльдән башлап 10-нчы августка кадәр Кабан күле яр буенда “Мәдәни күчеш” (“Культурный сдвиг”) дип аталган җәйге урам фестивале узганын искә төшерде. Әлеге чара казанлыларда зур кызыксыну уятты. Казанлылар һәм ТР башкаласы кунаклары тере скульптуралар белән фотога төште һәм урам артистлары – биючеләр, музыкантлар һәм карикатурчылар иҗатын күзәтте.
“Фестивальне үткәрү дәвамында чарада 17 меңнән артык кеше катнашкан. Программада 100-ләп яшь артист һәм 30 иҗат коллективы чыгыш ясады”, - дип хәбәр итте докладчы.
Урам фестиваленең ахырына якынлашуына карамастан, Казанда Мәдәният елы кысаларында башка чаралар дәвам итә. Мисал өчен, “Әдәби ишегалды” проекты зур кызыксыну уятты. “Бүгенге көндә 13 чара уздырылды. “Әдәби ишегалды”н сентябрьдә дәвам итәргә планлаштырабыз”, - дип сөйләде Айгөл Горнышева.
Аның сүзләренә караганда, пәнҗешәмбе көннәрендә казанлыларны элеккечә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның паркында “Сандецкий утарында Jazz” VIII Халыкара импровизацияләнгән музыка фестивале кысаларында узган кичәләргә көтеп калалар. Урицкий паркында казанлылар өчен ачык һавада ретро-фильмнар дәвам итә, иртәгә “Яблочный Спас” бәйрәме булачак.
Казанда узачак тагын бер әһәмиятле вакыйга: бу чәршәмбедә, 20-нче августта, язучы Василий Аксенов тууына 82 яшь тула.
“Аксенов музей-йортында аның дусларын, сыйныфташларын, иҗатын сөючеләрне җыячак әдәби кичә узачак. Язучы әсәрләреннән фрагментлар яңгыраячак, шулай ук беренче мәртәбә әтисе (элеккеге Казан шәһәр депутатлары советы рәисе, 1937 елда репрессиягә эләгә) Павел Васильевич хатлары укылачак. Әлеге хатлар Казан Мэриясе музеена тапшырылды”, - дип хәбәр итте бәйрәм итүнең эчтәлеге турында Айгөл Горнышева. Ахырда ул Мәдәният елы кысаларында тагын күп чаралар узачагын искә төшерде.
Казан Мэры Илсур Метшин “Мәдәни күчеш”нең уңышлы узуын билгеләде. “Фестиваль уңышлы узды, тере скульптуралар чыннан да Кабан күленең яр буен җанландырды. Казанлылар беренче тапкыр мондый формат күрде. Киләчәктә фестиваль үсеш алачак”, - дип нәтиҗә ясады ул.