Казанлыларны Шәһәр көнендә "Казан" янында мюзикл,опера фестивале, спорт мәйданчыклары һәм яңартылган Горький паркы ачылышы көтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче август). 30-нчы август Казанны концертлар, мюзикл, спорт ярышлары, спорт мәйданчыклары ачылышы, Горький исемендәге паркта фонтаннар эшләтеп җибәрү һәм бәйрәм салюты булган зур бәйрәм программасы көтә. Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнне узачак чаралар турында тулырак бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
Ләйлә Фазлыева сөйләп узганча, Казан ишегалларында бәйрәм итү “әдәби ишегаллары”ннан башланачак. Шәһәр көненә багышланган шундый чараларның берсе 14-нче август көне Шәһәр көне уңаеннан “Истанбул” скверында узды. Әдәби очрашулар 22-нче августтан башлап дәвам итәчәк. “Тамашачыларны халык колориты, халык көйләре һәм шигырьләре белән төрле тематик концерт программасы, интерактив һәм күңел ачу мәйданчыклары, мастер-класслары көтә”, - дип белдерде докладчы. Моннан тыш, барлык районнарда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясе кысаларында район башлыклары, Казан шәһәре Думасы, ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм районнардагы предприятие җитәкчеләре аз керемле гаиләләрдән булган беренче сыйныфка баручы балаларга мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар тапшырачак.
Ләйлә Фазлыева сүзләренә караганда, бәйрәм алдыннан шәһәрдә 12 яңа спорт мәйданчыгы ачылачак. Ачылу көнендә мәйданчыкларда мини-футбол, баскетбол, волейбол буенча дуслар матчы, мастер-класслар һәм концертлар узачак. Исегезгә төшерәбез, дүрт мәйданчык куллануга тапшырылган. Спорт чараларын үткәрү бәйрәмгә багышланган. 29-нчы август көнне Спортның су төрләре сарае янындагы Пляж волейболы үзәгендә пляж регбисы һәм пляж волейболы буенча ярышлар планлаштырылган. 30-нчы август көнне “Баско” спорт комплексы территориясендә воркаут буенча ярышлар узачак. 31-нче август көнне Казан дәүләт энергетика университетының баскетбол мәйданчыгында стритбол лигасының финал туры булып узачак. Сентябрь башында Кабан күлендәге Спортның ишкәк ишү үзәгендә байдаркаларда һәм каноэда ишкәк ишү һәм академик ишү буенча ачык шәһәр ярышлары була. Ләйлә Фазлыева 30-нчы август көнне шәһәрдә узачак чараларның киң программасын тәкъдим итте. “Бәйрәм башкала Ратушасында шәһәр һәм республика бүләкләрен тапшыру һәм Мактау китабына теркәү тантаналы чарасыннан башланып китәчәк. Ә Галиәсгар Камал исемендәге театр мәйданчыгында шәһәр халкын “Уйна, гармун!” халык иҗаты бәйрәме җыячак”, - дип сөйләде ул. Шулай ук бәйрәм көнне иртән Парин урамы, 18, 22 һәм Карбышев урамы, 61, 63 адреслары буенча йортлар ишегалларында яңа универсаль мәйданчыклар һәм Ф.Әмирхан пр. – Четаев урамнары киселешендә балалар бакчасы ачылышы була.
Шуны әйтергә кирәк, чаралар программасы сәгатьләп язылган.
10.00 сәгатьтә Кабан күле акваториясендә Спортның су-мотор төрләре буенча Россия чемпионаты уза.
11.00 сәгатьтә Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында парк фонтанын эшләтеп җибәрү һәм мәйданчыклар эше башланып китәчәк. Паркны реконструкцияләүнең беренче этабы тәмамланып килә. Биредә “Казан – киләчәк шәһәре!” балалар бәйрәме һәм “Әдәби ишегалды” музыкаль-шигъри бәйрәм була.
12.00 сәгатьтә шәһәр халкы һәм башкала кунаклары Бакый Урманче скверында Татарстанның танылган рәссамнары белән аралаша алачак.
14.00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге театр каршындагы мәйданчыкта Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен тапшыру тантанасы булачак. Монда ук 19.00 сәгатьтә татар эстрадасы артистлары катнашында концерт узачак.
14.00 сәгатьтән башлап “Казан-Арена” стадионы янында “Казан-Арена” стадионы янында интерактив һәм күңел ачу аттракционнары эшләячәк һәм ТР Халыклар дуслыгы йорты әзерли торган “Республикам – минем йортым” яшьләр мәдәният паркы һәм диалогы ачылачак.
18.00 сәгатьтә “Казан-Арена” каршындагы мәйданчыкта Казанның популяр коллективлары “Шум” бию театры һәм “Прогульщики” рок төркеме катнашында концерт программасы башланачак.
20.00 сәгатьтә Игенчеләр сарае янында Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфония оркестры катнашында Ачык һавада үткәрелә торган “Казан көзе. Монтевердидан алып Вердига кадәр” дүртенче Халыкара опера фестивале үткәреләчәк. Танылган опера җырчысы Симона Кермес – фестивальнең төп кунагы.
21.00 сәгатьтә “Казан” Гаилә үзәге янында “Алтын Казан” мюзиклының уникаль куелышы булачак. Әсәрне Ренат Харис либреттосына яшь композитор Эльмир Низамов язган, танылган опера режиссеры Михаил Пандживидзе җитәкчелегендә тормышка ашырылган.
22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты була.
“Казан” Халыкара ат спорты комплексында Татарстан Республикасы Президенты бүләгенә ат чабышына традицион ярышлар узачак.
Болар белән 30 август сюрпризлары тәмамланмаячак: Шәһәр көнендә Казанны яңа арт-объектлар бизәячәк. Ләйлә Фазлыева хәбәр иткәнчә, Иске Татар бистәсендә “Казан ишегалды” (“Казанское подворье”) скульптура ансамбле ачылачак. Шулай ук шәхси эшмәкәрләр инициативасы белән “Өчпочмак” скульптурасы ачыла. Шул ук көнне “Казан” милли-мәдәни үзәге янында “Берег” икенче шәһәр фестивале узачак, аның кысаларында пляжда агачтан ясалган кече архитектура формалары барлыкка киләчәк.
“Бәйрәм чаралары үткәргән вакытта барлык мәйданчыкларда азык-төлек товарлары, сувенир продукциясеннән торган күчмә сату оештырылачак. Кичке вакытта җәмәгать транспорт эше озайтылачак”, - дип хәбәр итте бәйрәмгә әзерлекнең оештыру детальләрен Ләйлә Фазлыева. Аның сүзләренә караганда, бәйрәм чаралары тәмамланганнан соң шәһәр халкы өчен махсус 112 автобус һәм 19 трамвай эше оештырылачак.
“Бәйрәм программасы, һәрвакыттагыча, төрле һәм эчтәлекле. Һәр кеше күңеленә хуш килгән мәйданчык таба алачагына ышанам”, - дип билгеләде Илсур Метшин. Мэр районнар башлыкларына җирле бәйрәм чараларын яхшы итеп оештыруны йөкләде. “Күпләр өчен, бигрәк тә олыларга юлның ераклыгы бик әһәмиятле”, - дип аңлатты ул.
Ахырда шәһәр башлыгы Шәһәр көнен үткәрүгә ни кадәр җаваплы якын килергә кирәклеген искә төшерде һәм мөмкин булган кадәр Казан халкын программа белән алдан таныштырырга кушты.
Фото skyscrapercity.com сайтыннан