И.Метшин: "Чын футбол стадионында чын футбол булды"
"Казан-Арена" стадионындагы беренче футбол матчында рекордлы санда тамашачы җыелган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче август). Казанда “Рубин” өй матчларына йөреш рекорды куелган. “Казан-Арена” стадионындагы беренче уенга 37 мең тамашачы килгән, бу Татарстан башкаласы өчен зур әһәмияткә ия булган вакыйга булды. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер белдерде.
Исегезгә төшерәбез, кичәге “Рубин” һәм “Локомотив” матчы бер якның да отмавы белән тәмамланды. Әмма бу җанатарларның кәефен төшермәде: уенга килә алган һәр тамашачы 37 мең кеше җыелган стадионда гадәти булмаган бердәмлек атмосферасын тойды. “Матч аншлаг белән узды – бу иң төп нәтиҗә. Моңа кадәр безгә Барселона килгән вакытта Чемпионнар Лигасында 24-25 мең кеше җыелган рекорд куелган иде”, - дип искә төшерде Илсур Метшин.
Мөхтәрәм кунаклар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе спорт министры Виталий Мутко, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия футбол берлеге башлыгы Николай Толстых Казанга “чын Европа футбол”ы килгәнен билгеләде, дип белдерде Илсур Метшин
“Барлык шартлар да булдырылды, “Рубин” алга таба җанатарларын яңа стадионда сөендерер”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.
Фото rubin-kazan.ru сайтыннан