Матчка мөхтәрәм кунаклар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе спорт министры Виталий Мутко, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия футбол берлеге башлыгы Николай Толстых, Казан Мэры Илсур Метшин килгәннәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче август). «Казан-Арена» стадионында дөнья чемпионаты буенча беренче матч узды. Кичә кич Казанда яңа стадионда «Рубин» Россия футбол Премьер-лигасы чемпионатының дүртенче туры матчында Мәскәү «Локомотив»ын кабул итте. Матчка мөхтәрәм кунаклар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе спорт министры Виталий Мутко, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия футбол берлеге башлыгы Николай Толстых, Казан Мэры Илсур Метшин килгәннәр иде.
Матч башланыр алдыннан «Казан-Арена» стадионы каршындагы 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган стелланы ачу тантанасы булды. Стелла япмасын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Спорт министры Виталий Мутко ачты.
Журналистларга биргән интервьюсында Виталий Мутко Казан җанатарларын яңа стадиондагы беренче матч белән котлады.
Ул республика җитәкчелегенә спортны үстерүгә куйган игътибары өчен рәхмәт белдерде һәм Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин, FIFA башлыгы Йозеф Блаттер исеменнән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, шулай ук «Рубин»га спортта югары нәтиҗәләр теләде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан-Арена» стадионында беренче матч уздыруны илебез өчен җитди вакыйга дип атады. «Бу яңа, чыннан да футбол стадионында бөтенләй башка аура, - диде ул. – Һәм без «Рубин»ның монда лаеклы уйнавын телибез».
«Бу стадионда киләсе елга су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак, 2017 елда – Конфедерация Кубогы матчлары, 2018 елда - футбол буенча дөнья чемпионаты. Ә без бүген үк әзер инде», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
«Стадион безнең җанатарларга күп сөенечләр китерер дип бик өметләнәм», - диде Татарстан Президенты.
«Казан-Арена» стадионы кырында Виталий Мутко һәм Рөстәм Миңнеханов җанатарларны һәм команданы сәламләделәр, аларны 2018 елгы дөнья чемпионатының беренче стадионын ачу белән котладылар. Татарстан Президенты футбол аренасында тудырылган шартлар кунакларга ошар дип ышаныч белдерде.
Футбол тубына беренче итеп «Рубин» ветераны Андрей Князев типте, шуннан соң команда уенны башлап җибәрде.
Шулай ук стадионда Татарстан Республикасы Президенты һәм Россия Федерациясе Спорт министры барында Самарада футбол стадионы төзү контракты имзаланды. Документка «Казан» ҖТБ» ҖЧҖ генераль директоры һәм «Спорт-Инжиниринг» ФДУП генераль директоры Александр Васюков имза салды.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов, Виталий Мутко, Илдар Халиков, РФБ башлыгы Николай Толстых һәм башка мөхтәрәм кунаклар «Казан-Арена» трибунасындагы үз урыннарына утырдылар һәм уенны карарга керештеләр, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте.
Фоторепортаж