Казан Мэры кече архитектура формалары бәйгесендә катнашачак скульптор студентлар белән очрашты
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтының Казандагы филиалында булып кайтты. Биредә ул Казанда Мәдәният елы кысаларында оештырылган беренче шәһәр жанр скульптурасы конкурсында катнашачак сәнгать югары уку йорты һәм училище студентлары белән очрашты.
Чарада Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева, шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева, Казан скульпторы Асия Миңнуллина, Суриков институтының Казандагы филиалы директоры Мәхмүт Ваһапов катнашты.
В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтының Казандагы филиал директоры Мәхмүт Ваһапов Мэр өчен музей буенча экскурсия үткәрде. Биредә Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать институты һәм В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтының Казан филиалы тарихы буенча материаллар җыелган. Музей эскпозициясендә рәссам Николай Фешин эшләре факсимилесы, шулай ук югары уку йортында укытучыларның студент чак хезмәтләре тәкъдим ителгән. Мэрга югары уку йорты һәм училищеда белем алучыларның эшләре тәкъдим ителгән күргәзмә залын да күрсәттеләр.
Скульптура факультеты остаханәсендә Асия Миңнуллина Мэрга конкурска әзерлек турында сөйләде, Иске Татар бистәсе өчен макетлар һәм скульптураларның сынау вариантларын күрсәтте. Шулай итеп, конкурска Иске Татар бистәсенең өй янындагы хуҗалыгын сурәтләгән күп фигуралы композициясе әзерләнә - эскәмияле ишегалды, эт, тавыклар һәм сарыклар. Илсур Метшинга бу идея бик ошады. “Татар йортлары ишегалларында этләрне тоту гадәте булмаган. Үрдәк һәм каз скульптуралары гына куярга иде”, - диде Мэр.
Тагын бер тәкъдим Күнче урамы буенча иске йорт диварында һөнәрче сынын, ә Татарстан урамы белән кисешкән урында – туристларны бистәгә чакыручы тагын бер һөнәрче сынын куюга кагыла.
Мэрга шулай ук “Алга” иҗат бәйгесендә катнашып, казыйлар тарафыннан югары бәяләнгән спорт тематикасына багышланган скульптураны да күрсәттеләр. Шәһәр башлыгы хезмәтләрнең сыйфатын билгеләде һәм фигураларның аерым берләрен спорт стадионнары, аерым алганда, “Татнефть Арена” янында куярга тәкъдим итте.
Студентлар диплом эшләрен әзерләгән Скульптура факультеты остаханәсендә Илсур Метшин институтның чыгарылыш курс студентлары белән аралашты. Алар арасында Идел буе һәм Татарстан районнары вәкилләре шактый. Мәхмүт Ваһапов быел алты яшь скульпторның беренче чыгарылышы булганын хәбәр итте. Алар барысы да шәһәр жанр скульптура бәйгесендә катнаша.
Илсур Метшин студентларны бәйгедә актив катнашырга чакырды. “Конкурс турында уй күптәннән бар. Әмма Универсиадага әзерлек кысаларында без күбрәк метро станцияләре, стадионнар, чишелешләр төзү кебек зур проектлар белән мәшгуль идек. Кече архитектура формалары безгә шәһәргә лоск бирү өчен кирәк. Иң мөһиме һәр скульптура шәһәрнең мәдәнияте, үзенчәлеге һәм тарихы турында сөйләсен иде. Скульптураны Иске Татар бистәсендә урнаштырганчы, сезнең әлеге җирлекнең тарихын өйрәнеп, мохитен тоюыгызны сорар идем. Казыйлар арасында ялгыш кешеләр булмаячак. Сезнең хезмәтләрегезне профессиональ мастерлар, сәнгать белгечләре бәяләчәк. Шуңа күрә җитди көрәшкә әзерләнегез”, - дип студентларга юлламасын бирде Мэр.
Студентлар үз чиратында Илсур Метшинга конкурс кысаларында шәһәр мәйданчыкларында үз иҗатларын тәкъдим итү мөмкинлеге өчен рәхмәтен белдерде. Тулаем алганда, яшьләр конкурста катнашырга әзер.
Студентлар белән сөйләшү вакытында шәһәр башлыгы аларны борчыган проблемалар белән дә кызыксынды. Укучылардан төп теләк – шәһәрдә иҗат проектларын тәкъдим итү мөмкинлеге. Шулай ук институтка кече үлчәмле скульптураларга форма бирү мичләре һәм җәйге практика өчен мәйданчык кирәк. Илсур Метшин әлеге мәсьәләне чишәргә ярдәм итәргә вәгъдә бирде һәм укытучыларга остаханәләрнең урнашу схемасын, кирәкле җиһаз исемлеген төзергә кушты.
Асия Миңнулина Казанда ел саен танылган рус һәм чит ил скульпторларны чакырып, симпозиумнар үткәрү тәкъдиме белән чыгыш ясады. Якын-арада алты скульптор катнашында таш буенча кечкенә симпозиум Казан Кремлендә июнь ахырында узачак. Асия Миңнуллина фикеренчә, Казанда зуррак масштаблы чаралар да үткәрергә була.
Илсур Метшин Казан скульпторының фикерен хуплады һәм хәзерге вакытта Даши Намдаков белән Казанда дөньякүләм әйдәп баручы скульпторлар катнашында биеннале үткәрү буенча сөйләшү алып барылганлыгын хәбәр итте. Әлеге чарадан соң скульптураларның берсе шәһәргә калачак. Беренче биеннале 2015-2016 елларга планлаштырылган. “Килүче скульпторларны торак, ризык, материаллар һәм инструментлар белән тәэмин итәргә әзер. Алар өчен авыл салырбыз, биредә алар яшәп иҗат итә алачак. Студентларыбыз аларга мастер ярдәмчеләре буларак булышырлар. Скульптуралар шәһәргә калачак. Әлеге проектка хәзер үк тотынырга кирәк. Һичшиксез, дөньякүләм һәм Россия рәссамнарын Казанга чакырырга кирәк. Шунысын да исәпкә алу зарур, симпозиумны үткәрү эре халыкара чара белән туры килмәскә тиеш”, - диде Мэр һәм Казанда беренче симпозиумны оештыру буенча конкрет тәкъдимнәрне әзерләргә кушты.
Илсур Метшин скульптуралар шәһәрнең тарихи өлешендә генә түгел, ишегалларында да, скверларда һәм паркларда да барлыкка киләчәгенә өметен белдерде. Якын арада скульптуралар белән Горький паркын һәм Казансу елгасының яр буенча затландырырга планлаштырыла.
“Казанда берәү генә түгел, күп скульптуралар барлыкка килер вакыт җитте. Сүз –шәһәрне бизи, аңа аерым матурлык бирә торган скульптуралар турында бара”, - диде Мэр.
Очрашу ахырында институт студентлары һәм укытучылары Мэрны 18-нче июнь көнне булачак диплом эшләрен яклауга чакырды. Үз чиратында, Илсур Метшин укучыларга мөрәҗәгать итте: “Казанда үз скульпторлар мәктәбе булганына бик шатмын. Талантлы эшләр күрәм. Яхшы юллар, матур фасадлар һәм территорияне яшелләндерү – шәһәр өчен болар гына җитми. Кече архитектура формалары шәһәргә алыштыргысыз штрих өстәячәк. Шуңа күрә иҗат итегез”.
Исегезгә төшерәбез, Казанда шәһәр жанр скульптурасы конкурсын оештыру апрель аенда Казан ратушасында узган түгәрәк өстәл эше барышында яңгыратылды. Илсур Метшин архитекторларның әлеге фикерен тулысынча хуплады һәм аларның бәйгедә катнашулары хакында фикер алышу өчен скульптор студентлар белән очрашырга теләген белдерде. Мэр яңа скульптураларның шәһәрнең тарихи өлешендә генә түгел, Казансуның яр буенда да, Кабан күле буенда, шәһәр парклары һәм скверларында да барлыкка килергә тиеш, дигән фикерен белдерде.
Моннан соң Мәдәният идарәсе Казанның сәнгать һәм дизайнерлык югары уку йортларында белем алучы студентлар арасында шәһәр жанр скульптурасына бәйге игълан итте. Заявкалар Мәдәният идарәсенә бу елның 15 июненә кадәр кабул ителә. Бер катнашучы чикләнмәгән санда объектлар тәкъдим итә ала. 15 июнь – 25 июнь вакыт аралыгында казыйлар ябык тавыш бирү ысулы белән җиңүчеләрне сайлаячак. Беренче объектлар Шәһәр көненә 30-нчы август көнне урнаштырылыр дип көтелә.