Чарада Илсур Метшин да катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 мая). Бүген Казанның Җиңү проспекты, 85 адресы буенча Республика кан тапшыру үзәгенең тантаналы рәвештә ачылышы булды. Әлеге чарада РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Вероника Скворцова, РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Фәррахов, ТР Президентының социаль мәсьәләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Казан Мэры Илсур Метшин, Федераль медицина-биология агентлыгы директоры Владимир Уйба, федераль һәм республика министрлыклары һәм ведомтсво вәкилләре катнаштылар.
Республика кан үзәге Еровпа стандартларына туры килгән, хәзерге санитар кагыйдәләр һәм нормаларга яраклаштырылган 6,2 мең кв. метрдан торган өч катлы бинадан тора. Яңа үзәктә керү һәм чыгу контроленең төгәл системасы, донорлар хәрәкәте логистикасы төзелгән. Хезмәткәрләр үзара пневмопочта һәм IT-система аша аралашачак. Үзәктә кеше ресурсы минималь дәрәҗәдә эшкә җигеләчәк, барлык төп җитештерүчәнлек процесслары автоматлаштырылган. Проектның гомуми финанслау күләме 880 млн. 816 мең сумга тәңгәл: РФ бюджетыннан – 458 млн. сум, Татарстан бюджетыннан – 422,8 млн. сум.
Үзәкнең ачылыш тантанасында Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Казандагы Республика кан үзәгенең илдәге иң яхшы үзәкләрнең берсе булуын билгеләп үтте. Ул Татарстан Республикасы җитәкчелегенә әлеге проектны тормышка ашырулары өчен рәхмәтен бедерде. Россия сәламәтлек саклау министры әлеге бинаны торгызуда катнашкан төзүчеләргә аерым рәхмәтен юллады.
Вероника Скворцова хезмәтләрендә аеруча да тырышлык күрсәткәннәргә дәүләт бүләкләре (“Россия Федерациясе сәламәтлек саклау отличнигы” күкрәк билгесе, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының мактау грамотасын) тапшырды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, үз чиратында, чарада катнашучыларны Республика кан үзәге ачылу белән котлады һәм әлеге тантананың “татарстанлыларның сәламәтлеге” исеме астындагы проектта нигез ташы булуын билгеләде. “Бүген медицина хезмәткәрләренең кан сакларга һәм аны башка пациентларга бирергә мөмкинлекләре бар”, - диде ул.
Әлеге проектта катнашкан төзүчеләргә Илдар Халиков рәхмәт сүзләрен ирештерде һәм әлеге бинаны торгызуга 10 ай вакыт сарыф ителгәнлеген билгеләп үтте. Генераль подрядчысы “Камгэсэнергострой” ААҖ булды.
“Камгэсэнергострой” генераль директоры яңа бинаның символик ачкычын Республика кан үзәгенең баш табибы Рамил Тураевка һәм Татарстан Республикасының почетлы доноры Алексей Лисинга тапшырды.
Тантанада катнашучылар күккә йөрәк формасындагы һава шарларын очырдылар.
Соңыннан кунаклар яңа бинаны карап чыктылар. Вероника Скворцова Илдар Халиков озатуында донорлык канын әзерләү һәм консервацияләү бүлеген карады, урнаштырылган җиһазларны бәяләде. Россия сәламәтлек саклау министрына үзәктә кан саклау өчен кулланыла торган медицина техникасы (медицина суыткыч камералары, бактерицид рециркуляторлар, фармацевтика суыткычлары һ.б.). турында сөйләделәр. Соңыннан кунаклар сыйфат контроле, кан компонентлары лабораториясе һ.б. бүлекләрнең эшчәнлеге белән танышты.
Республика кан үзәгенең яңа бинасын караганнан соң, Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова ММЧ вәкилләренең сорауларына җавап биргән вакытта үзәкнең Россия җиһазлары һәм технологияләре белән тәэмин ителгәнлеген ассызыклады.
Вероника Скворцова донорлар өчен процедуралардан соң ял итү зонасы, шулай ук туклану өчен махсус заллар булуын ассызыклап үтте.
“Донорлык – иң игелекле эш”, - дип саный Вероника Сквроцова. – Үзебезнең каныбыз белән без башка кешеләрнең гомерләрен саклап кала алабыз”. Россия сәламәтлек саклау министры үзенең дә донор сыйфатында еш кан тапшыруын искәртеп үтте.
Фоторепортаж