И.Метшин юбилей чараларын үткәрү идеясен хуплады
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы май). Казан (Идел буе) федераль университетына һәм андагы юридик факультетка 210 ел тулу уңаеннан оештырылган чаралар тиешле дәрәҗәдә узарга тиеш. КФУ юридик факультеты попечительләр советының традицион утырышында Казан Мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде. Очрашу аның рәислегендә узды.
Попечительләр советы әгъзалары факультет эшчәнлеге белән бәйле оештыру мәсьәләләре хакында фикер алышу өчен җыелышты. Аерым алганда агымдагы елның беренче яртыеллыгына кабул ителгән эш планы үтәлешенә нәтиҗәләр чыгарылды.
Попечительләр советына узган утырышларның нәтиҗәләре буенча эшләнгән 3D-экскурсия тәкъдим ителде. Әлеге экскурсия ярдәмендә теләге булган һәркем Интернет аша факультет инфраструктурасы белән таныша ала.
Илсур Метшин булачак абитуриентларга юридик факультетның педагоглары һәм әлеге факультетны тәмамлаучылар, шулай ук бүгенге көндә белем бирүче укытучылар турында мәгълүмат бирә торган махсус сервис булдыру идеясен тәкъдим итте. Моннан тыш, попечительләр советы утырышында Казан (Идел буе) федераль университеты һәм юридик факультетының 210 еллыгына багышланган фәнни, спорт һәм мәдәни чаралар турындагы хисаплар тәкъдим ителде.
Аерым алганда, совет әгъзаларына истәлекле көнне бәйрәм итү кысаларында 25-26 сентябрь көннәрендә КФУ-да “XXI гасырда юридик фән һәм юридик белем” исеме астында фәнни-гамәли конференция узачак. Конференциядә катнашуга дөньяның зур университетларыннан 150-дән артык заявка кабул ителгән. Шулай итеп, Казанга Кытай, Австрия, Польша, Франция, Италия, Бельгия һәм башка илләрнең югары уку йортларыннан килергә җыеналар. Конференциядә, һичшиксез, Россия югары уку йортларының иң көчле белгечләре дә катнашачак.
Илсур Метшин попечительләр советы әгъзалары шактый әһәмиятле фәнни форум оештыруда кирәкле ярдәм күрсәтәчәген билгеләде. Фәнни өлешне Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Ульян һәм илебезнең башка эре шәһәрләре студентлары арасында комплекслы Спартакиаданы оештыру тулыландырып торачак. КФУ 210 еллыгына багышланган Спартакиадада студентлар белән беррәттән югары уку йортларының чыгарылыш курс студентлары катнашуы – әлеге спорт чарасының үзенчәлеге булып торачак. Университет командалары спортның алты төрендә - футбол, баскетбол, волейбол, бильярд, өстәл теннисы һәм шахматлар – көч сынашачак.
Фәнни форум юридик факультет студентлары һәм чыгарылыш курс студентлары көче белән оештырылачак гала-концерт белән тәмамланачак.
Казан (Федераль буе) федераль университетның 210 еллыгына багышланган чаралар турында фикер алышканда, юридик факультетның попечительләр советы әгъзалары агачлар утыртып, тулы бер парк оештыруны тәкъдим иттеләр. Илсур Метшин әлеге фикерне хуплады һәм әлеге паркта ел саен Беренче курс студенты көнендә агачлар утырту традициясен кертеп җибәрергә тәкъдим итте. “Уку дәверендә студентлар үзләре утырткан үсентеләрнең ни рәвешле үсәчәген күзәтә алачак”, - дип билгеләде Илсур Метшин.