Тантаналы сүз белән чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов төзелә торган комплекста үсеш алган социаль инфраструктура булачагын билгеләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин Залесный бистәсендә социаль ипотека программасы буенча йортлар салу өчен билгеләнгән “Салават күпере” торак комплексын төзүгә старт бирделәр.
Тантаналы чарада ТР премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, “ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды” коммерцияле булмаган оешманың башкарма директоры Тәлгат Абдуллин, шулай ук Казан Башкарма комитеты, төзелеш, проект һәм инженерлар компанияләре вәкилләре катнашты.
Залесный торак массивында 400 га мәйданлы “Салават күпере” торак комплексын төзү буенча масштаблы проектка конкурс 2011 елда игълан ителгән иде. Планлаштыру проекты “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды” коммерцияле булмаган оешма заказы буенча “Татинвестгражданпроект” ДУП тарафыннан башкарылды.
Торак комплекста, шул исәптәп социаль ипотека программасы буенча 1,5 млн. кв.м торак торгызылачак. Төзүчеләр фикеренчә, “Салават күпере” 50 мең кеше халкы белән, үзенең эшлекле һәм административ үзәге булган шәһәр булырга тиеш. Шәһәрдә 22 балалар бакчасы, 7 мәктәп, берничә паркинг булачак дип планлаштырыла.
Тантаналы сүз белән чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов төзелә торган комплекста үсеш алган социаль инфраструктура булачагын билгеләде. “Без зур проектка старт бирәбез. Бу безнең торак фондыбызның иң эре проекты булачак. Биредә яшәүче халык кирәк булган барлык социаль хезмәтләргә ия булырга тиеш”, - дигән теләген белдерде ТР Президенты.
“Бүген башкалабыз тарихында яңа зур бит ачыла. Без яңа микрорайон төзелешенә капсула салабыз. Аны микрорайон дип атарга тел дә борылмый. Төзү мәйданы 1,5 млн. кв.м мәйдан тәшкил итәчәк, бу исә 50 мең бәхетле кеше дигән сүз. Торак комплекс шәһәребезнең иң чиста экологик районында төзелә. Әлеге идеяне тормышка ашыруда катнашкан һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. Иң элек, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, Хөкүмәтебез Рәисенә, Төзелеш министрлыгында хезмәт итүче коллегаларыбызга, Дәүләт торак фондына, төзүчеләребезгә. Уңышлы төзү эшләре телим, Аллаһы кушып, якын арада биредә өй туйларына җыелырбыз, дип өметләнәм”, - дигән өметен белдерде Мэр.