Казан Мэры А.Вавилова исемендәге фондка ярдәм йөзеннән оештырылган хәйрия чарасында катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче май). Бүген Казанның 19-нчы номерлы гимназиясендә “Балалар – балаларга” хәйрия ярминкәсе үтте, аның барышында җыелган акчалар А.Вавилова исемендәге фондка тапшырылды. Әлеге чарада Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Ярминкә кысаларында балалар машиналарын прокатка бирү пунктлары булдырылган иде, шулай ук мохито-бар, граффити буенча мастер-класс, спорт уеннары эшләде. Балалар үзләренең кул эшләрен, рәсемнәрен саттылар, кунаклар өчен исемнәре язылган брелоклар һәм футболкалар әзерләделәр. Бәйрәмгә килгән һәркем дә әлеге фондка үз ярдәмен күрсәтте – кергәндә үк “керү билеты” – һава шары алдылар.
Шәһәр Мэры ярминкәгә бәйрәмнең нәкъ кызган чагында килде. Ул әлеге гимназиядә белем алучы кызы һәм акцияне оештыручыларның берсе белән кул эшләре тәкъдим ителә торган лареклар аша үтте. Илсур Метшин әлеге кибетләрдән ярминкәдә әзерләнгән шәм, рамка, кызына футболка, рәсемнәр һәм башка бик күп әйберләр алды. Аны бигрәк тә молекуляр кухня ризыклары кызыксындырды. Укучылар химия белемнәрен кулланып, гадәти булмаган ризыклар пешергән иде.
Ареым бер чатырда дөнья кухнялары урнаштырылган иде. Бәйрәмгә килгән кунаклар кайнар пылау, камыр ризыклары һәм башка ризыкларны татып карый алдылар.
“Бүгенге “Игелек ярминкәсе” – зур юлның башы гына әле ул, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе. – Безнең Ватаныбыздан читтә яшәүчеләр өчен хәйриячелек тормыш рәвеше, күңел халәте булса, Россиядә без әле моннан ерак торабыз. Һәм бүген балалар безгә матур үрнәк күрсәтәләр”.
Ул мәктәп җитәкчелегенә, педагогларга, балаларга, кунакларга һәм ярминкәдә катнашучыларга рәхмәтен белдерде һәм киләчәктә әлеге ярминкә матур традициягә әйләнер, дигән өметен җиткерде. “Безнең балаларыбызның – башкалар аларның матди ярдәменә генә түгел, яхшы сүзенә дә мохтаҗ икәнлеген аңлап үсүләрен теләр идем, - диде И.Метшин. - Әгәр сабыйлар әлеге уй-фикер белән үссә, безне матур киләчәк көтәчәк, башка шәһәр, башка дөнья – матуррак, яктырак, җылырак”.
“Игелек ярминкәсе” ахырында 19-нчы номерлы гимназиянең директоры Нияз Гафиятуллин һәм акцияне оештырган мәктәп укучылары хәйрия фонды директоры Владимир Вавиловка акчалы тартмаларның ачкычларын тапшырдылар.
Владимир Вавилов барлык катнашучыларга һәм акцияләрне оештыручыларга онкология белән авыручы балалар исеменнән рәхмәтен җиткерде. “Җыелган акчалар билгеле бер балаларга юлланачак, - дип ышандырды ул. – Рәхмәт сезгә! “Балалар – балаларга!” – бу искиткеч!”