Әлеге акциясе белән ЮИТ компаниясе "Чәчәк ата торган Казан" шәһәр проектына теләктәшлеген белдерде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче май). Бүген Сибгат Хәким урамы, 60/7 йорт (“Современник” ТК) ишегалдында җыештыру өмәсе булып узды. Аның кысаларында казанлылар ишегалларын яшелләндереп, чәчәк утырттылар. ЮИТ төзүче компания тарафыннан оештырылган акциядә Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Шәһәрне яшеллеккә күмү буенча күп акция үткәрәбез: бу “Чәчәк ата торган Казан” да, “Яшел рекорд” та. Шуңа күрә район башлыгы ЮИТ компаниясенең экологик өмә үткәрү турындагы инициативасы хакында сөйләгәч, мин дә сезнең белән агач утырту эшендә катнашырга булдым”, - дип мөрәҗәгать итте Казан Мэры әлеге торак комплекста яшәүче казанлыларга.
Моннан соң Илсур Метшин биредә яшәүче, экология бәйрәмендә катнашучы яшь казанлылар белән агач утыртты һәм яңа гына утыртылган чәчәкләргә су сипте. Шәһәр башлыгы мондый ишегалды һәм актив шәһәрлеләр – теләсә кайсы шәһәрнең хыялы, дип белдерде.
Агач утыртуда шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев һәм ЮИТ компаниясе җитәкчелеге катнашты.
Акция ахырында Казан Мэры төзекләндерелгән ишегалды йортларында яшәүчеләргә гаиләләрендә һәм йортларында җылылык теләде.