Илсур Метшин Татарстан Республикасындагы беренче балалар хосписы территориясендә агачлар утыртуда катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче май). Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан Республикасындагы беренче балалар хосписы территориясендә агачлар утыртуда катнашты. Яшелләндерү акциясе шәһәр Мэриясе булышлыгында үтә.
Исегезгә төшерәбез, Илсур Метшин исеменә А.Вавилова исемендәге фондтан территорияне яшелләндерү өчен агач үсентеләре сорап мөрәҗәгать хаты кабул ителгән иде. Мэр әлеге хатка җавапны озакка сузмыйча, Башкарма комитетка Фонд өчен үсентеләр һәм кирәкле инвентарь белән тәэмин итү эшен йөкләде.
Бүгенге чарада ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, ТР Сәламәтлек саклау минитстрлыгының Казан буенча сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов, А.Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов катнаштылар.
Казанның Мәскәү районындагы беренче балалар хосписы төзелеше оңгы этабына якынлашып килә.
Илсур Метшин биредәге төзелеш һәм территориядәге төзекләндерү эшләре тиз темплар белән баргынлыгы билгеләп үтте. “Соңгы тапкыр без монда ай ярым элек кенә булган идек. Хоспис территориясендә зур үзгәрешләр барлыкка килгәне әллә кайдан сизелә”, - диде ул.
Әлеге акциядә “Горводзеленхоз” Трест” һәм хоспис хезмәткәрләре дә катнашты. Койма буйлап барлык периметр буенча 30 чыршы утыртылды. Барлыгы 90 агач утырту һәм чәчәк түтәлләре булдыру планлаштырыла.
Агачларны утыртып бетернгәннән соң Владимир Вавилов Илсур Метшинга хосписның туклану бүлмәсен күрсәтте. Мэрга бүлмәнең якты дизайны бик ошады. “Интерьерда якты төсләр куллану бик тә мөһим – балалар һәм ата-аналарның кәефләрен күтәрергә тырышырга кирәк. Хоспис үзе, әлбәттә, шатлык китерми, әмма биредәге һәр нәрсә күзләрне шатландырып торырга тиеш”, - дип билгеләде ул.
Чара азагында Илдсур Метшин А.Вавилова исемендәге фонд хезмәткәрләренә территорияне яшелләндерүдә катнашканнары өчен рәхмәтен белдерде. “Күрсәтелгән инициативагыз өчен рәхмәт сезгә. Без бик шатланып аны хупладык. Мондый эшләрнең күмәкләп эшләнүе бик тә мөһим”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.