Тәкъдим ителгән программа чираттагы тапкыр Татарстан башкаласының бай мәдәни тормышы турында сөйли, дип саный И.Метшин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы май). 50 меңнән артык казанлы һәм башкала кунагы “Музейлы төн” халыкара акциясе кысаларында оештырылган чараларда катнашты. Тәкъдим ителгән программа чираттагы тапкыр Татарстан башкаласының бай мәдәни тормышы турында сөйли. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде.
Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева “Музейлы төн” акциясенең Россиядә 2002 елдан башлап үткәрелеп килгәнен һәм Халыкара музейлар көнен бәйрәм итүгә багышланган булуы турында сөйләде. “Музейлы төн” яшьләргә юнәлдерелә һәм махсус рәвештә музейга йөрү өчен гадәти булмаган вакытта үткәрелә. Казанда “Музейлы төн” кысаларындагы чаралар ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан оештырылды.
“Иминлекне тәэмин итү максаты белән чаралар үткәрелгән урыннарда куркынычсызлык режимы көчәйтелде һәм ашыгыч ярдәм бригадалары кизүлеге оештырылды. Узган ялларда шәһәр музейларында 50 меңнән артык казанлы һәм башкала кунагы булып кайтты. Төп чаралар ТР Милли музее, Казан Кремле музее, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның эчке залларында һәм төрле ачык мәйданчыкларда оештырылды”, - дип хәбәр итте Айгөл Горнышева.
Лондонның Виктория һәм Альберт музее проекты Казан Кремле музееның төп темасы булды. Декоратив-гамәли сәнгать һәм дизайн өлкәсендәге дөньяның иң эре музее үз экспозициясен Казанда 21 май – 17 август көннәрендә оештырачак.
Мәдәният идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, акциядә катнашучыларга кино күрсәтү, яшьләр театры куелышы, кызыклы остаханәләр һәм флэшмоблар, велосипедлы перфоманс, капоэйристлар йөреше, япон парадын реконструкцияләүне, инсталляцияне һәм ультрафиолет яктыртылышындагы рәсемне үз эченә алган программа әзерләнгән иде.
Концерт программасына классик һәм джаз әсәрләр, рок һәм бард җырлары керде. Төнге программалар ахырында килүчеләр өчен лазер һәм ут катнашындагы шоу әзерләнгән иде. Быел 5 еллык юбилеен бәйрәм иткән Казанның “The Road” рок мәктәбе һәм 25 еллыгын бәйрәм иткән Казанның “La Primavera” камера оркестры чыгышлары шактый тамашачы җыйды.
Муниципаль музейлар һәм иҗат коллективлары Халыкара музейлар көнен бәйрәм итүдә актив катнашты. Аларның территориясендә интерактив балалар мәйданчыклары оештырылган иде, шуларның берсендә күптән түгел Израильдә халыкара фестивальдә җиңү яулап кайткан Ангелина Гиндина чыгыш ясады. Шул уңайдан, Айгөл Горнышева Илсур Метшинга яшь башкаручыны абруйлы фестивальгә җибәрүдә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәтен белдерде.
Казанда Халыкара музейлар көне “Казан” милли-мәдәни комплексы каршындагы мәйданда Казан филармониясе артистларының концерт бәйрәм программасы белән тәмамланды.
Айгөл Горнышева сүзләренә караганда, килүчеләр әзерләнгән программадан канәгать калган, шулай ук “Музейлы төн” кысаларында мөмкин булган кадәр барлык музейларны әйләнеп чыгу өчен, бердәм автобус маршрутын оештыру теләген белдергәннәр.
“Музейлы төн” кысаларында оештырылган чараларны санап китү генә күпме вакытны ала. Бу Татарстан башкаласы мәдәни тормышының байлыгы турында сөйли. Безнең өчен бу бик мөһим, аеруча Мәдәният елында”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.
Фото test2.tatmuseum.ru сайтыннан алынды.