Казан Мэры көзен хәйрия "Игелек ярминкәләре"н башкаланың барлык мәктәпләрендә үткәрергә тәкъдим итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы май). Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә бүген Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Казанның барлык уку йортларында “Игелек ярминкәсе” чарасын үткәрергә кушты.
Шәһәр башлыгы билгеләп узганча, узган шимбә көнне 19-нчы номерлы гимназиядә узган “Балалардан – балаларга” игелек ярминкәсендә ярты милионнан артык акча җыелган. Җыелган барлык акчаны акцияне оештыручылар, онкология белән авыручы балаларга ярдәм итү өчен, А.Вавилова исемендәге фондка тапшырган.
“Әлеге акция барышында җыелган акча, һичшиксез, бик мөһим. Бусы да иң мөһиме түгел, - дип билгеләде үзе “Игелек ярминкәсе”ндә катнашып кайткан Илсур Метшин. – Балаларыбызга аларның бүген ярдәм итә алырга сәләтле икәнен, ярдәмнең дә акчалата гына түгел, яхшы сүз, игелекле гамәл булу төшенчәсен төшендерү мөһимрәк”.
Мэр мондый ярминкәләрне уздыруны традициягә әйләндерү һәм Казанның барлык уку йортларында үткәрү тәкъдимен ясады. Ул шулай ук район башлыкларына әлеге мәсьәләгә аерым игътибар бирергә һәм бүген үк барлык 170 мәктәптә генә түгел, училищеларда, техникумнарда һәм югары уку йортларында көзге ярминкәләр үткәрү мәсьәләсен карап тикшерергә сорады.
Илсур Метшин хәйриячелеккә багышланган, балалар лагерьларына җибәреләчәк брошюларны чыгаруда финанслау белән ярдәм итәргә әзерлеген белдерде. “Ярдәм итүне без балаларга уку һәм язу белән беррәттән өйрәтергә тиешбез”, - дип белдерде Мэр.
Аның фикеренчә, Казанны хәйриячеләр шәһәре итү кебек озын юлда бу беренче адым булып торачак.