Чын дуслык, тыгыз хезмәттәшлек һәм гимназиянең төзелешенә катнашы булуы Туфан Миңнуллинны мәгариф учреждениесе колллективы белән бәйләп торды.
(KZN.RU, 4-нче март). Танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинга багышланган мемориал такта һәм залны ачу тантанасы турында бүген эшлекле дүшәмбедә Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин хәбәр итте. Әлеге чара язның беренче көнендә Декабристлар урамындагы 12-нче гимназиядә булды. Тантаналы чарада танылган сәнгать һәм мәдәният хезмәткәрләре, ТР Дәүләт советы депутатлары, Туфан Миңнуллинның туганнары һәм якыннары, мөгалимнәр җәмгыяте, шулай ук мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары катнашкан.
Халкыбызның яраткан язучысы хөрмәтенә 12-нче гимназиядә мемориал залны ачу юктан гына түгел, дип билгеләде Илсур Һадиуллин. Эш шунда ки, гимназиянең әлеге яңа бинасы Туфан Миңнуллинның тырышлыгы аркасында сафка басты. Ул, туган теле һәм татар мәдәнияте өчен ихластан борчылып йөрүче кеше буларак, Казандагы беренче татар кызлары гимназиясенең кечкенә генә шыксыз бер мәгариф учреждениесендә булуы белән килешә алмады. Нәкъ менә ул иң беренчеләрдән булып республика һәм шәһәр җитәкчелеге каршында мәктәп өчен яңа бина төзү кирәклеге мәсьәләсен күтәреп чыкты, соңыннан депутат буларак төзелеш барышында юлыккан төрле сорауларны чишүгә иреште. Гимназиянең яңа бинасы ачылу тантанасында Туфан Габдулла улы: “Әлеге мәһабәтле бинада татар кызларына лаеклы дәрәҗәдә белем һәм тәрбия бирәчәкләр, алар татар, рус һәм инглиз телен дә мөкәммәл белер”, - дип фатихасын биргән иде.
Язучының мемориал залында Туфан Миңнуллинның китаплары, фотосурәтләре, шәхси әйберләре җыелган, алар язучының гаиләсе тарафыннан музейга бүләк итеп бирелгән. Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, 12-нче гимназиянең яңа мемориал залы базасында бәйгеләр үткәрелер, шәһәрнең танылган шәхесләре белән очрашулар, иҗади коллективларның чыгышлары оештырылыр дип планлаштырыла.
“Туфан Миңнуллин исемен мәңгеләштерүгә багышланган эшне алга таба да дәвам итәргә кирәк. Т.Миңнуллин мәдәният, мәгариф өчен генә түгел, шәһәрнең иҗтимагый-сәяси тормышы һәм тулаем республика өчен дә әйтеп бетергесез эшләр башкарды. Ул һәрвакытта да проблемаларны ачыктан-ачык куя, үз фикерен тиешенчә җиткерә белә иде”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
“Чын дуслык, тыгыз хезмәттәшлек һәм гимназиянең төзелешенә катнашы булуы Туфан Габдулла улын мәгариф учреждениесе колллективы белән бәйләп торды. Ул шулай ук гимназиянең иң яхшы укучылары өчен премияләр булдырды, ата-аналар җыелышында даими катнашты, ана телен өйрәнүгә зур игътибар юнәлтте”, - дип билгеләде Илсур Һадиуллин.
“Туфан Миңнуллинның кул белән коеп булмас һәйкәле – тулы заллар җыя алырлык пьесалары. Аның турында якты хатирәләр саклап, балаларыбызны аның әсәрләре йогынтысында тәрбияләүгә лаек шәхес ул”, - дип билгеләде Мэр.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел генә Казанның үзәк урамнарының берсе Туфан Миңнуллин исемен алды.
Белешмә: Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында игенче агиләсендә дөньяга килә. Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында укый. 1961-1964 елларда Минзәлә драма театрында артист булып эшли һәм шул ук вакытта драматургия белән шөгыльләнә. 1962 елны Минзәлә драма театрында аның «Безнең авыл кешеләре» исемле өч пәрдәле комедиясе куелышка тәкъдим ителә. Шул ук елны “Азат” исемле пьеса-әкияте Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела. 1964-1967 елларда Казан телестудиясендә мөхәррир булып эшли, шулай ук “Чаян” журналында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. 1968 елдан әдәби эшчәнлек белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә башлый. 1975-1977 елларда Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укый. 1984-1989 елларда Татарстан АССР Югары Советын җитәкли. 1989-1991 елларда СССРның халык депутаты, СССРның Югары Совет әгъзасы. 2012 елның 2-нче маенда бакыйлыкка күчә.