Эстафетада катнаша торган шәһәрләрдә Уеннар утын каршы алу киң иҗтимагый резонанс тудыра.
(KZN.RU, 4-нче март). Универсиада Уты белән яктыртыла торган һәрбер шәһәр өчен эстафета онытылмаслык вакыйга булырга тиеш. Бүген Башкарма комитетның бүлекчә җитәкчеләренең традицион киңәшмәсендә шәһәр Мэры Илсур Метшин шундый бурыч куйды.
Исегезгә төшерәбез, 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Уеннары утының эстафетасы 25-нче гыйнварда Владивостокның Русский утравында старт алган иде. Эстафетаның старт алу тантанасында РФ беренче вице-премьеры, Уеннарның оештыру комитеты башлыгы Игорь Шувалов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Приморье өлкәсе губернаторы Владимир Миклушевский, FISU беренче вице-президенты, Россия студент спорт берлеге президенты Олег Матыцин катнаштылар.
1 мартта Универсиада уты Хабаровскига җитте. Эстафетаның әлеге Ерак Көнчыгыш шәһәрендә старт алу тантанасында Хабаровск өлкәсенең Законнар җыелмасы Думасы рәисе Сергей Хохлов, факел йөртүчеләрнең берсе булуга ирешкән Хабаровск өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең урынбасары Андрей Базилевский, Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Ләйлә Фазлеева, Хабаровск Мэры урынбасары Светлана Шевченко, спорт җәмгыяте вәкилләре, Хабаровск өлкәсе яшьләре һәм шәһәрнең актив кешеләре катнашты.
“Казан-2013” Башкарма дирекциясе” оешмасы генераль директоры урынбасары Игорь Сивов сүзләренә караганда, ут Хабаровскида 26 мартка кадәр булачак, аннан соң Якутскига күчәчәк. “Эстафетада катнаша торган шәһәрләрдә Универсиада утын каршы алу киң иҗтимагый резонанс тудыра, әлеге төр чараларда шәһәрдә яшәүчеләр үзләре дә катнашуны мәҗбүри итеп куярга кирәк”, - дигән теләген белдерде Игорь Сивов.
5 ай эчендә Универсиада уты бөтен ил буенча үтәргә һәм 30-дан артык эре шәһәрдә булырга тиеш. Аерым алганда, ут Красноярск, Новосибирск, Архангельск, Ставрополь, Пятигорск, Сочи, Ростов-на-Дону, Владимир, Пермь, Ижевск, Киров, Түбән Новгород, Самара, Саратов, Оренбург, Уфа, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдә булачак, соңыннан Татарстанның 43 муниципаль берәмлеге аша үтәчәк. Эстафета 6 июльдә Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы ачу вакытында тәмамланачак.
“Универсиада утын каршы алуда актив катнашулары өчен, Ерак Көнчыгыштагы коллегаларга – крайның югары дәрәҗәдәге җитәкчеләре, губернатор һәм Хөкүмәт әгъзалары югарылыгындагы затларга, халыкка рәхмәт. Безнең вәкилләрне дә әлеге эстафетада актив катнашуларын тәэмин итәргә кирәк”, - дип җиткерде Мэр.