Казан Мэры хоккей турнирындагы җиңүләре өчен ТР муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы катнашучыларына рәхмәте җиткерде.
(KZN.RU, 4-нче март). Казанның муниципаль хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвешенең илебезнең спорт башкаласы халкы өчен табигый булуын үз мисалларында исбатларга тиеш. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Узган ялларда Казанда Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасының кышкы этабы узды. Ярышлар ике дисциплинада – чаңгы ярышы һәм алкалы хоккей буенча үткәрелде. Казан җыелма командасы I Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре республика күләмендәге спартакиадада җиңү яулады.
Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев хәбәр иткәнчә, Казан исеменнән ике команда – Башкарма комитет һәм район администрацияләре җыелма командалары катнашкан. Татарстан башкаласы командалары эчке ярышлар нәтиҗәләре буенча формалашты. Спартакиадага әзерлек ай дәвамында алып барылды.
“2-нче март көнне Яшел Үзәннең “Маяк” спорт комплексы чаңгы базасы территориясендә ТР 42 муниципаль районыннан командалар катнашкан чаңгы ярышы узды. Казан Башкарма комитетының командасы лаеклы рәвештә катнашып, 5-нче урын яулады”, - дип билгеләде Илгиз Фәхриев. Районнарның җыелма командасы команда зачетында 11-нче урынга чыкты.
Хоккей буенча ярыш 2-3 март көннәрендә “Зилант”, “Триумф” һәм “Ак Бүре” боз ареналарында узды. Турнирда 23 команда катнашты, алар 8 төркемгә бүленгән. Казан командасы финалда Түбән Кама җыелма командасын җиңеп, җиңү яулады. Районнар җыелма командасы төркемнәр этабын уза алмады.
“ТР Муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы спортның 7 төре – җиңел атлетика, мини-футбол, бадминтон, өстәл теннисы, шахматлар, волейбол, баскетбол буенча дәвам итәчәк. Безнең команда ярышларга актив рәвештә әзерләнәчәк, бу исә уңыш китерәчәк чыгышка өмет бирә”, - диде Илгиз Фәхриев.
“Катнашучыларны җиңүләре белән котлыйсы килә. Безнең команда кубокны яулады һәм Россиянең спорт башкаласы данын яклап кала алды. Спартакиаданың җәйге этабына шулай ук яхшы әзерләнергә кирәк. Без “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасын игълан иттек һәм үз мисалыбызда муниципаль хезмәткәрләр өчен сәламәт яшәү рәвешенең табигый булуын күрсәтергә тиеш. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл. Универсиада елында Җиңүче кубогының бездә калуы өчен барлык көчләрне куярга кирәк”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.