Илсур Метшин “Түбән Кама” якташлыгы” иҗтимагый берләшмәсе идарәсе әгъзалары белән очрашты.
(KZN.RU, 19-нчы февраль). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Казан шәһәрендәге “Түбән Кама” якташлыгы” иҗтимагый берләшмәсе идарәсе әгъзалары белән очрашты. Очрашу шәһәр Мэриясендә үтте.
Якташлыкның рәисе, Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев иҗтимагый оешманың уңышлары, шулай ук чишәргә кирәк булган кайбер сораулар турында сөйләп үтте.
Казан Мэры Илсур Метшин оешманың эшләре байтак, шуңа да “системалы эш кирәк”, дип билгеләп үтте. Шәһәр башлыгы “Түбән Кама” башкарма дирекциясенә тиз арада, һәрберсенә шәхсән ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булсын өчен, мохтаҗ якташларының исемлеген булдырырга кирәк, диде. “Талантлы студентлар өчен грантлар булдыру системасын уйларга кирәк. Безнең горурлыгыз булган яшь буында кызыксындыру уятырга, аларны үсендерергә кирәк. Шулай ук сәләтле яшьләрне чит илләргә җибәреп укыту һәм стажировка үткәрү өчен юлламалар булдыра алабыз”, - диде И.Метшин.
Очрашуда якташлык ел саен массакүләм мәдәни чаралар үткәрергә тиеш, дигән карарга килделәр. Үткәрү урыннары – Казан һәм Түбән Кама. “Үзебезнең талантларыбызны һәм горурланырлык якларыбызны күрсәтә белергә тиешбез”, дип искәртте шәһәр башлыгы. Мәдәни форумнар сентябрь аенда булыр дип планлаштырыла. Агымдагы елда Казан Түбән Каманы Тинчурин исемендәге театрда кабул итәчәк. Киләсе елда – “түбән кама казанлылары” концерт белән үзләренең шәһәрләренә юл тотачак.
Илсур Метшин якташлыкка Түбән Кама халкын 2013 елгы Универсиада ярышларына чакырырга тәкъдим итте. “Без Түбән Каманың эре предприятие җитәкчеләре, шәһәр җитәкчелеге белән элемтәгә чыгарбыз. Алар тәкъдим иткән кешеләр арасында студентлар уеннарында катнашырга лаеклы дип тапканнарын үзегез сайлап алырсыз”, - диде шәһәр башлыгы.
“Түбән Кама” Якташлыгы” идарәсе әгъзалары, моның түбән камалылар өчен яхшы бүләк булачагын ассызыклап, Казан Мэрының тәкъдимнәрен кабул итте.