Иң лаеклыларын сайлау март башында тәмамланыр дип көтелә.
(KZN.RU, 18-нче февраль). 2013 елгы Универсиадада волонтер буларак катнашырга теләк белдергән күпсанлы анкеталар Бөтендөнья студент уеннары идеясенең “студентлар дөньясыннан яхшы гына дулкын булып үтүен сөйли”. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Киңәшмәдә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” оешмасы генераль директоры урынбасары Игорь Сивов волонтерлык составының әзерлек эшләре турында җиткерде. Аның фикеренчә, Универсиаданы яхшы гына үткәрер өчен 20 мең волонтерны сайлап алу һәм укытулар уздыру кирәк (5 меңе Россиядән һәм чит илләрдән, 15 меңе – Татарстан һәм Казаннан). “Әзерлекле волонтер – Уеннарның уңышлы үтүенә сәбәпче булачак факторларның берсе, ни генә дисәк тә волонтерлар кунакларны һәм спортчыларны каршы ала, озатып йөриячәк, алар белән көн дәвамында бихисап эш башкарачаклар”, - дип билгеләде И.Сивов.
Аның мәгълүматларына караганда, 2012 елның 31 декабренә 50319 анкета теркәлгән булган, шуларның 17607-се РФ субъектларыннан (ТРннан башка гына) алынган. Казандагы волонтерларның иң актив ректрутингы агымдагы елның 1 гыйнварыннан 1 мартына кадәр дәвам итә. Әлеге периодта кандидатлар белән махсус әңгәмәләр оештырыла. Бүгенге көнгә 20088 әңгәмә уздырылган.
Сайлау тәмамланганнан соң, волонтерларны өйрәтү-укытуның интенсив этабы башланачак. И.Сивов белдергәнчә, 13 мартка “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә Аккредитация һәм униформа бирү үзәге ачылыр дип планлаштырыла.
Барлык волонтерлар да төркемләп бүленгән: гомуми профильле волонтер, волонтер-белгеч, спорт мәйданчыгы волонтеры һәм шәһәр волонтеры. 12950 волонтер инглиз телен камил белергә тиеш булганга, Универсиаданың рәсми партнеры “EF Education First” онлайн-мәктәбе бушлай укулар үткәрү өчен 4250 лицензия биргән.
“Илнең төрле почмакларыннан, ерак һәм якын чит илләрдән 50 меңнән артык яшьләрнең волонтерлыкта катнашырга теләк белдерүләре – бу зур күрсәткеч”, - дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин. – Беренче чиратта, бу Универсиада идеяләре күпме кешене җәлеп итүен күрсәтә. Әлеге хәрәкәтнең казанлылар һәм татарстанлылар арасында гына түгел, барлык студентлар дөньясыннан да яхшы дулкын булып үтүе безгә бик тә мөһим”.
Шәһәр башлыгы шулай ук Универсиада факелының бөтен Россия буенча Казанга хәрәкәт итүе “илнең иң якты, яхшы, креавтив, студентлар көчен берләштерүгә” сәбәп булып тора, дип билгеләп үтте.
И.Сивов сүзләренә караганда, Уеннарга әзерләнү һәм чаралар барышы вакытында волонтерлар өчен эш урынына түләүсез җәмәгать транспортында бару, туклану, эчемлекләр һәм яшәү каралган. Шулай ук волонтерлар махсус киемнәр-униформалар, медицина иминияте хезмәте һәм ял итү бүлмәсе белән тәэмин ителәчәк.
Волонтерлар Оренбург трактында һәм Юдино бистәсендәге йортларда яшәячәк. Өч төрле ысул белән туклану каралган: объектларда ланч-бокслар, яшәү урыннарында җылы ризыклар һәм “Макдоналдс” рестораннарында.
“Казан 2013” Башкарма дирекциясе” оешмасы генераль директоры урынбасары ассызыклап үткәнчә, яшь һәм энергияләре ташып торган волонтерлар Универсиада проектын яхшы тормышка ашыруның аерылгысыз өлеше булып тора. “Киләчәктә дә безнең өчен зур таяныч булачаклар алар. Теләсә кайсы дәүләти һәм хосусый структурада эшли алачаклар”, - дип үз фикерен җиткерде Игорь Сивов.
Илсур Метшин Казандагы волонтерлык хәрәкәте үзен төрле мәдәни һәм спорт чараларында яхшы яктан күрсәтте, дип билгеләде. “Без аларны кая гына җибәрмик, барлык җирдә дә үзләренең профессиональлекләрен күрсәттеләр”, - диде шәһәр башлыгы.
“Әлеге сайлап алынган һәм махсус укулар узган 20 мең волонтер бербөтен булып эшләргә тиешләр”, - дип дәвам итте И.Метшин һәм “волонтер булу – зур җаваплылык ул”, дип өстәде.
“Универсиада барышы дәвамында без күтәренке кәефне сакларга тиешбез,” – дип билгеләде Мэр. – Уеннарның рәсми өлеше 6-сыннан алып 17-нче июльгә кадәр узачак. Безгә исә Универсиада кысаларындагы чараларның бер айдан да кимрәк вакытка сузылмаячагына әзер булып торырга кирәк”.
Cүзенең ахырында Илсур Метшин 2013 елгы Универсиадада волонтер булачак яшьләргә бары тик “ак көнләшү белән көнләшәсе” генә кала дип билгеләп үтте. “Алар әлеге әһәмиятле вакыйганың – мәдәниятләр сөйләшүенең шаһитләре булачак”, дип билгеләде ул.