Казан Мэриясе һәм "Россия Сбербанкы" хезмәттәшлек турында килешү төзеде
Агымдагы елда ташламалы программа буенча 3000ләп кредит биреләчәк.
(KZN.RU, 18-нче февраль). Казан Мэриясе һәм “Россия Сбербанкы” ААҖ Казандагы квалификацияле белгечләрнең – бюджет һәм коммерцияле өлкәләрдәге, шулай ук күп балалы гаиләләрнең торак шартларын яхшырту буенча килешү төзеделәр.
Документка бүген шәһәр ратушасында кул куелды. Килешүне Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин һәм “Россия Сбербанкы” ААҖ-нең Идел-Нократ банкы рәисе Сергей Мальцев имзалады.
Документ бюджет һәм коммерцияле өлкәдәге хезмәткәрләрне, шулай ук күп балалы гаиләләрне ташламалы кредит шартларында торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Сергей Мальцев хәбәр иткәнчә, әлеге тәкъдимнең уңай ягы шунда - кредитлар буенча процент күләме дәрәҗәсе, республикада тәкъдим ителә торган классик кредитларга караганда, күпкә түбәнрәк. Агымдагы елда ташламалы программа буенча 3000ләп кредит биреләчәк.